Җәмгыять
16 Сентября , 10:00

Үзләрен герой итеп хис иткәннәр

"Патриот" паркында сәламәтлеге үзенчәлекле балалар өчен "Геройлар территориясе"  форумы узды. Алтыдан 14 яшькә кадәрге 132 бала вакытлыча дәваханәләр һәм процедуралар турында онытты. Катнашучылар арасында – 41 нче мәктәпнең икенче сыйныф укучылары, Аксаков авылыннан игезәкләр Арсен һәм Артем Гайнуллиннар.  Әниләре Ирина белән алар онытылмаслык гаилә сәфәрләренең берсендә бюулып кайттылар.

Үзләрен герой итеп хис иткәннәрҮзләрен герой итеп хис иткәннәр
Үзләрен герой итеп хис иткәннәр

Чара турында Гайнуллиннарга Бәләбәй районы һәм шәһәрендә сәламәтлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү бүлегендә сөйләгәннәр.

– Без мондый форум турында белми идек, һәм безгә барырга тәкъдим иткәч, шунда ук ризалаштык, – дип сөйли Ирина. - Программа бик бай булды: спорт һәм патриотик чаралар,  хәвефсезлек, иҗади һәм практик дәресләр. Балалар үзләрен төрле юнәлешләрдә сынап карадылар.

Башкортстан Республикасы социаль туклану предприятиеләре ассоциациясе катнашучылар өчен кулинария мастер-класслары оештырды – балалар үзләре ашарга пешереп карадылар. Әмма, әни кеше әйтүенчә, бертуганнарга  барыннан да бигрәк ике чара ошаган: автомат җыю һәм сүтү, шулай ук хәрби техника музеена экскурсия – чын малайлар мәнфәгатьләре.

Әмма иң якты тәэсирләр техника да, спорт та түгел. Арсен белән Артемның иң нык исләрендә калганы – республика башлыгы Радий Хәбиров белән аралашу, ул  балалар белән сөйләшергә форумга  килгән.

Ихлас аралашу вакытында  Артем кыюлана төшкән һәм "Сез балачакта нәрсә турында хыялландыгыз?" – дип төбәк җитәкчесенә сорау биргән. Радий Фәрит улы һәрвакыт эт турында хыялланганын әйкән. Бу сүзләрне ишеткәч, Артем югалып калмый, үзенең хыялы белән уртаклаша – ул да бик тә дүрт аяклы дусты булуын  бик тели. Республика башлыгы, әңгәмәне хуплап, әнисе каршы булмаса, малайга эт бүләк итәргә вәгъдә итә.

Бәлки, тиздән Гайнуллиннар йортында кечкенә дустының өрүе яңгырар һәм Артемның республика башлыгына сөйләгән хыялы чынга ашар. Һәрхәлдә, вәгъдә яңгыраган, һәм бу вакыйганың  җылы финалы булачагына ышанырга кала.

"Геройлар территориясе" форумы – Каринэ Хәбирова проектларының берсе, һәм ул инде күркәм традициягә әверелеп бара. "Патриот" паркы үзгәрә: биредә яңа мәйданчыклар барлыкка килә, спорт һәм рухи-агарту үзәкләре төзелә, хәрби техника экспозициясе даими рәвештә киңәйтелә. Әмма барлык яңа объектлардан да мөһимрәге –   паркта инклюзив вакыйгалар культурасы формалаша. Биредә һәр бала, сәламәтлеге нинди булуга карамастан, үзен ача, яңаны сынап карый, үзен герой итеп тоя ала – сүздә түгел, ә эштә.

Регина Иванова

Фотолар Гайнуллиннар архивыннан

Үзләрен герой итеп хис иткәннәр
Үзләрен герой итеп хис иткәннәр
Үзләрен герой итеп хис иткәннәр
Үзләрен герой итеп хис иткәннәр
Үзләрен герой итеп хис иткәннәр
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас