

Патруль составына ата-аналар һәм укучылар үзләре керә: мондый формат мәктәп янындагы хәлне контрольдә тотарга гына түгел, шәхси үрнәк күрсәтергә дә мөмкинлек бирә. Мәгариф учреждениесендә билгеләп үтүләренчә, өлкәннәр һәм балаларның уртак эше машина юлында үз-үзеңне тоту культурасын арттырырга һәм ата-аналарның балалары үзләштергән күнекмәләр өчен җаваплылыгын ныгытырга ярдәм итә.
Ата -аналар патруленең төп бурычлары арасында – балигъ булмаганнар катнашында юл һәлакәтләре куркынычын киметү һәм укучыларда юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген аңлауны ныгыту. Патрульдә катнашу балалар өчен үзенчәлекле практик дәрескә әверелә: алар куркыныч хәлләрне күрергә һәм аларга дөрес җавап бирергә өйрәнәләр.
Регина Иванова әзерләде. 17 нче мәктәп фотолары