Җәмгыять
17 Сентября , 07:00

Игътибар итегез!

30 сентябрь – Башкортстан буенча Социаль фонд бүлегенә гаилә түләвенә гариза бирүнең соңгы көне.

Игътибар итегез!Игътибар итегез!
Игътибар итегез!

Башкортстанда 43,9 меңнән артык ата-ана 1,2 млрд сумнан артык гаилә түләвен алды инде. Мөрәҗәгать итәргә өлгермәгәннәрнең нибары ике атна вакыты калды - агымдагы елда гаризалар кабул итү төгәлләнә.

Яңа гаилә түләвен сорап, ел саен 1 июньнән 1 октябрьгә кадәр  мөрәҗәгать итәргә була. Гаризаны «Госуслуги» порталы аша, МФЦда яки БР буенча Русия Социаль фонды бүлегенең клиент хезмәтләрендә дистанцион рәвештә бирергә мөмкин.

Түләүне 18 яшькә кадәрге ике һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче ата-аналар, уллыкка алучылар, опекуннар һәм попечительләр алырга мөмкин, ә бала көндез  (очно) укыса – 23 яшькә кадәр. Мөрәҗәгать итүченең узган ел НДФЛ түләгән кереме булырга тиеш. Түләүне ата-аналарның икесе дә бер-берсеннән бәйсез рәвештә рәсмиләштерә ала.

Гаиләнең мохтаҗлыгы комплекслы бәяләнә. Мөһим шарт – гаиләнең һәр әгъзасына туры килгән керем узган ел җан башына туры килгән яшәү минимумының бер ярым тапкырдан артмый, Башкортстанда – 23 673 сум. Рөхсәт ителгән мөлкәтнең тулы исемлеге Русия Социаль фонды сайтында «Еллык гаилә түләве»бүлегендә бастырылган.

Түләү күләме алдагы ел өчен түләнгән НДФЛ суммасы һәм шул ук керемнән 6% ставкасы буенча исәпләнгән сумма арасындагы аермага тигез. Бүгенге көндә гаиләгә түләүнең максималь күләме 137 мең сумнан артып киткән.

Еллык гаилә түләүләре мәсьәләләре буенча Русия Социаль Фондының  БР буенча бүлегендә киңәшләшергә була, Бердәм контакт-үзәкнең телефоны буенча 8-800-100-00-01 (шалтырату бушлай, эш графигы: дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00 дән 18.00 гә кадәр, җомга көнне 9.00 дән 16.45 кә кадәр).

БР буенча РСФ бүлекчәсе матбугат хезмәте

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас