

Гәбдрәүф Сәлах улы – төрле дәрәҗәдәге сайлау процессларында даими катнашучы һәм участокка һәрвакыт беренчеләрдән булып килә. Быел аның бу гамәле аеруча әһәмиятле: ветеранның бер гасырлык юбилее үзе үк республика масштабындагы вакыйга, ә аның тавыш бирүдә катнашуы – барлык буыннар өчен ачык үрнәк.
Гәбдрәүф Сәлах улының сугышчан юлы легендар Т‑34 танкы белән бәйләнгән: ул механик‑шофер булып хезмәт иткән, сугышларда осталык кына түгел, чын батырлык та күрсәткән. Сугыштан соң ул юлдан аерылмый, зур йөк машиналары йөртүчесе була һәм 70 елдан артык авариясез руль артында утыра. тавыш.
Регина Иванова
Елена Петрова фотолары