

Слакбаш авылында спорт мәйданчыгы нигезен төзеп бетерделәр. Көч күнегүләре, кардионагрузкалар һәм сыгылмалылыкны үстерү өчен булган җайланмаларны урнаштыру планлаштырыла. Спорт мәйданчыгын булдыру халыкның, бигрәк тә балалар һәм яшүсмерләрнең физик активлыгын яхшыртуга һәм сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән. Авыл халкы буш вакытын шушында үткәрә, спорт белән шөгыльләнә, дусларча ярышлар оештыра алачак.
Донской авыл Советының Подлесная авылында 700 метр юлны яхшыртмакчылар. Вак таш кайтарганнар, якын арада подряд оешмасы эшкә керешәчәк.
Шаровкада халык Азат итүче сугышчыга һәйкәел территориясен ремонтлау проекты өчен тавыш бирде. Монда тарихи хәтерне саклау өчен заманча киңлек булдырырга ниятлиләр.
Биләмә халкы 90 мең сумнан артык акча җыйган. Проектның иганәчесе Гришанин крестьян-фермер хуҗалыгы бу изге эшкә 250 мең сум өлеш керткән. Калган сумма биләмә бюджетыннан кергән һәм аңа республика бюджетыннан субсидия өстәлгән. Проектның гомуми бәясе миллион ярым сумга якын тәшкил итә.
Азат итүче сугышчыга һәйкәле зур булмаган калкулыкта тора, чыршы һәм каен агачлары белән уратып алынган. Каршыда шаровкалылар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына Хәтер аллеясы утырттканнар.
– 2022 елда, мин биләмә башлыгы булып эшли булгач, һәйкәл территориясен ремонтлау максатын куйдым. Моңа кадәр без авылда балалар мәйданчыгы ясадык, трактор өчен гараж төзедек, аңа асылмалы җиһазлар сатып алдык. 2025 елда һәйкәл территориясен тимер койма белән әйләндереп алдык.
Бу идеянең тормышка ашуына бик шатбыз. Гранит плитәләргә Бөек Ватан сугышында катнашкан - биләмәбездә яшәгән 438 кешенең исемнәре уеп язылачак. Кайбер торак пунктларның инде булмавына карамастан, без һәр катнашучының исемен табарга тырыштык. Монда ук бүгенге каһарман-яклаучыларның исемнәре мәңгеләштереләчәк. Кызганычка каршы, безнең авыл Советыннан өч кеше махсус хәрби операциядә һәлак булды. Безнең ата-бабаларыбыз Бөек Ватан сугышы вакытында немец басып алучыларына каршы сугышкан кебек, безнең егетләр дә бүген дә нацистларга каршы көрәшәләр. Аларның исемнәрен белү һәм аларны искә алу – безнең изге бурычыбыз. Бу мемориал безнең горурлыгыбыз һәм көчебез урыны булачак, - дип сөйләде авыл хакимияте башлыгы Илмира Ильина.
Светлана Прокофьева
Елена Петрова фотолары