

«Герой-Ана» мактаулы исеме Бәләбәй районында яшәүче Олеся Шайморатовага бирелде.
«Русия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» мактаулы исеме шәхси эшмәкәр, крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Гаяз Габдрахмановка бирелде.
«Благовещен арматура заводы» акционер җәмгыяте участогы мастеры Александр Трубников машина төзелеше өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Русия Федерациясенең атказанган машина төзүчесе" дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Шулай ук парламентаризм үсешенә керткән зур өлеше һәм актив закон чыгару эшчәнлеге өчен Башкортстаннан сенатор Лилия Гомәрова Александр Невский ордены белән бүләкләнде.