Җәмгыять
20 Сентября , 08:00

Җан әрнүе. Туй күлмәге

Ипигә йөри торган кибет юлыннан чак кына арырак ике чүп контейнеры тора. Быел яңаларын куйдылар. Безнең башта яшәгән халык и ташый инде анда чүпне, и ташый... Анысы әйбәт инде, һәркемнең йорт-җирен, торган җирен, ихатасын чиста тотасы килә.  

Җан әрнүе.  Туй күлмәгеҖан әрнүе.  Туй күлмәге
Җан әрнүе. Туй күлмәге

Үз ихатасында тәртиптә тоткан шул "культурный" кешеләрнең нигә дип урамга, чүп савытлары тирәсенә бер генә дә ихтирамы юк икән?! Менә шунсы һич аңлашылмый.

 

Контейнерлар кырына бакчада уталган үләннән башлап, иске диваннарга, өстәл-урындыкларга кадәр чыгарып өяләр, мин сиңа әйтиим. Ярар, диваны контейнерга сыймасын да ди, ә менә иске бәрәңге, кәгазь каплар, уенчык, бетмәс-төкәнмәс вак-төякне капчыкка тутырып, нигә контейнерга салмаска? Юк инде, алып килеп җиткерәләр, әмма чүп савытын ачып салырга иренәләр. Ята инде шулай бөтен урамны ямьсезләп, тирә-якка чәчелеп бетә, өстәвенә сукбай этләр дә таратып ташлый.
Әйе, кайбер чакта чүп-чар тау булып өелеп, аеруча көз көннәрендә, җаваплы хезмәткәрләрнең тиз арада төяп алып китә алмаган очраклары да була.
... Чак кына арырак урнашкан өй алларында, койма аша күренеп торган бакчаларда матур-матур чәчкәләр елмаеп утыра, ә монда галәмәт ис, чүп оясы...

 

Әле беркөн күргәннән айныган да юк. Шулай кибеттән суынып та өлгермәгән ипи алып кайтып киләм, менә теге чүплек турына җиттем. Йә хода, ни күрәм: бер як читтә буе белән таралып... ап-ак туй күлмәге ята! Затлы ефәк күлмәкнең карарлыгы калмаган, ерткаланып, пычранып беткән, ә тегелеше – аһ итәрлек, биле нечкә генә, изүенә, җиң очларына әберкәләр тотылган...

 

Гүзәл яшьлек туе ядкәре булып кадерләп кенә сакланырга тиешле ак күлмәкләргә дә бүген урын чүплектә.
Нишләдең син, Кеше туганым?!

 

Зәйфә Салихова
Автор фотоларында: шәһәребезнең һәр урамында диярлек шушындый күренеш

 

Җан әрнүе.  Туй күлмәге
Җан әрнүе.  Туй күлмәге
Җан әрнүе. Туй күлмәге
Автор:Алексей Петров  
Читайте нас