Җәмгыять
20 Сентября , 07:00

Илнең киләчәге өчен

Надеждинда С.Т. Аксаков исемендәге 1222 нче сайлау участогында 464 сайлаучы теркәлгән. Авыл халкы, гадәттәгечә, актив тавыш бирә.

Илнең киләчәге өченИлнең киләчәге өчен
Илнең киләчәге өчен

Өлкән буын кешеләре өчен сайлаулар һәрвакыт бәйрәм булды. Заманалар үзгәрде, ләкин алар элеккечә бу вакыйганың мөһимлеген аңлыйлар һәм аны беркайчан да катнашмыйча калмыйлар. Бүген дә беренчеләрдән булып Миңнегөл Габделхакова һәм Василий Вдовин тавыш бирделәр. Алардан яшьләр үрнәк ала, мәсәлән, студент Эвелина Низамова беренче тапкыр тавыш бирде. Сүз уңаеннан, әлеге сайлау участогында беренче тапкыр 13 кеше тавыш бирергә тиеш.

Участокка гаиләләре белән дә киләләр. Абыйлы -энеле Флүр белән Фаил шулай эшләделәр дә –  үз тавышын бирсен өчен бергә килделәр.

Төрле буыннар, биредә булуның сәбәпләре төрле , әмма аларның барысын да бер нәрсә берләштерә – алар безнең ил киләчәге өчен  тавыш бирәләр.

Г. Хәбибрахманова, Э. Суфиянова фотолары

 

Илнең киләчәге өчен
Илнең киләчәге өчен
Илнең киләчәге өчен
Илнең киләчәге өчен
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас