

Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең идарә әгъзасы Фаил Фәтхетдинов билгеләвенчә, ул үз гомерендә бер тапкыр да сайлауларны калдырмаган. Балачактан ук аның гаиләсендә сайлау көннәре бәйрәмдәй кабул ителгән. Иң яхшы киемнәрне киеп, гаилә белән тавыш бирергә барганнар алар. Бу көнне әти-әнисе балаларын Совет чорында дефицит булган тәмле ризыклар белән дә сыйлаган әле, өстәвенә.
Бүгенге көнгә халыкның 60 проценттан артыгы тавыш биргән, бу халыкның бердәмлеген исбатлый, дип билгеләде Фаил Фәтхетдинов.
“Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире буларак, Фаил Камил улы гәзит-журналларга язылу мәсьәләсен дә күтәрде. Бүген, почта бүлекчәләре азайган вакытта, татар автономиясе бу мәсьәләне дә контрольдә тота. Уфадагы ике татар гимназиясендә дә нәниләр “Әллүки” балалар журналын, югары сыйныфлар “Тулпар”ны, ә укытучылар “Кызыл таң”ны алдыра. Бу матур күренеш республикабызның башка мәктәпләрендә дә күзәтелә.
Бөтендөнья башкортлары корылтаеның башкарма комитеты рәисе, тарих фәннәре кандидаты Юлдаш Йосыпов сайлауларның илебезнең барлык халкы өчен мөһим булуын билгеләде. Ул ассызыклавынча, безнең республика үз сайлавын 470 ел ук ясаган – Русиягә кушылган.
Юлдаш Йосыпов милли телләрдәге киңкүләм мәгълүмат чараларының да мөһимлеген ассызыклады, аларның телләрне саклап калырга яхшы ярдәм итүен билгеләде.
Чуваш халкы традицияләрен һәм телен үстерү һәм саклау буенча “Канаш” төбәк җәмгыять оешмасы рәисе Николай Иванов сайлауларның халыклар бердәмлеген исбат итүен билгеләп үтте. Күпмилләтле республикабызның мәдәниятне үстерүгә йогынтысын да искә алды.
Спикерлар милли киемнәрнең хәзер киң кулланылуын, модага керүен матур күренеш буларак билгеләде һәм моның сайлаулар көнендә дә чагылыш табыуын әйтте.
Чыганак: "Кызыл таң"