

Күпләр гаиләләре белән бара. Алар арасында ирле-хатынлы Лидия белән Валерий, шулай ук Ирина белән Алексей Борисовлар бар, алар гомер буе шушы авылда яшиләр һәм һәрвакыт мөһим иҗтимагый вакыйгаларда катнашалар.
БӘләбәй гуманитар-техник көллияте студенты Арсений Лебедев беренчеләрдән булып тавыш бирде. Бу көн аңа истәлекле булды – ул беренче тапкыр тавыш бирде. Үз тавышын биреп, егет бөтен ил өчен әһәмиятле вакыйгага катнашын тойды.
Сайлаучыларның күпчелеге – өлкән яшьтәге кешеләр. Авыл советы хакимияте алар өчен өйдә тавыш бирү оештырды. Ике көн эчендә 117 кеше өйдә тавыш бирде.
Яңа Семенкино авылыннан Татьяна һәм Валерий Федоровлар да гражданлык бурычларын үтәделәр. Аларның улы Андрей 2022 елдан бирле махсус хәрби операциядә катнаша. Федоровлар тынычлык, тыныч киләчәк көтәләр һәм шулай булачагына ышаналар.
Тавыш бирү көннәрендә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Татьяна Савельева, Елена Григорьева һәм «Чемпион» спорт мәктәбе тренеры Александра Васильева авыл халкы өчен спорт бәйрәме оештырдылар. Олылар һәм балалар саф һавада ,аяз кояшлы көнне күңел күтәренкелеге һәм якты хис-кичерешләр алдылар.
Светлана Прокофьева
Семенкино авыл Советы авыл биләмәсе фотолары
#Выборы2026 #Белебеевскийрайон #Ваш_Выбор_2026 #ВыбираемВместе #ЕДГ2026 #АлгаВсейСемьей2026 #БашкортостанВыбирай2026 #ГолосМедиаСообществ2026