Җәмгыять
22 Сентября , 09:00

Автомобильсез көн: сәламәтлеккә һәм саф һавага адым

22 сентябрьдә Бөтендөнья автомобильсез йөрү көне билгеләп үтелә. Бәләбәй районында, планетаның күп почмакларындагы кебек үк, бу дата – машинадан беразга баш тарту гына түгел, ә үз сәламәтлегең һәм шәһәр мохите торышы турында җитди уйлану өчен сәбәп.

Автомобильсез көн: сәламәтлеккә һәм саф һавага адымАвтомобильсез көн: сәламәтлеккә һәм саф һавага адым
Автомобильсез көн: сәламәтлеккә һәм саф һавага адым

Бу көнне чакыру гади: автомобильне өйдә калдырыгыз. Бер генә көнгә булса да. Мондый адым атмосферага чыгаруларны киметергә ярдәм итә, шул ук вакытта гадәти маршрутларга яңача карарга мөмкинлек бирә. Артык тукталышны җәяү узу, велопрогулкага чыгу яки таныш урамнар буйлап йөреп кайту – болар барысы да файдалы гына түгел, күңелле дә.

Хәзерге тормыш ритмының яшерен куркынычларының берсе – гиподинамия. Табиблар кешенең организмга кирәк булганнан күпкә азрак хәрәкәт итүен шулай дип атыйлар. Утырып эшләү,йөрү урынына транспортта йөрү, экран янында кич – болар барысы да акрынлап безнең активлыкны киметә. Ә нәтиҗәләре җитди булырга мөмкин. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, хәрәкәт җитмәү – йөрәкнең ишемик авыруы, 2 нче типтагы диабет, кайбер төр яман шеш очракларының шактый өлеше сәбәбе. Әгәр кешеләр физик йөкләнешкә күбрәк игътибар бирсәләр, елына 5 миллион үлемне булдырмый калырга мөмкин булыр иде.

Әмма гадәтләрне акрынлап үзгәртергә мөмкин. Шунда ук рекордлар куярга кирәкми. Аздан башлау да җитә: автобустан тукталышка иртәрәк чыгарга, машинаны билгеләнгән урыннан бераз ераграк калдырырга, эштән соң паркта  йөрергә. Нәкъ менә шулар вакыт узу белән хәрәкәт итүнең тотрыклы гадәтенә әверелә.

Башкортстанда яшәүчеләр өчен активлык мәсьәләсе аеруча көнүзәк: озын кышлар һәм сезон араларында һәрвакытта да уңайлы булмаган һава урамда йөрү мөмкинлекләрен сизелерлек чикли. Әмма чыгу юлы бар. Җәй көне бу җәяүле һәм велосипед маршрутлары, скандинавия йөреше булырга мөмкин. Кышын – бассейн, спорт заллары, чаңгы һәм тимераяк. Хәтта сәүдә үзәгендә гадәти йөрү дә хәрәкәттән тулысынча баш тартуга караганда яхшырак.

Файдасы сизелерлек булсын өчен күпме хәрәкәт итәргә кирәк соң? Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы өлкән кешеләргә уртача интенсивлык йөкләнешләренә атнасына –  150-300 минут, мәсәлән, тиз йөрешкә,  ә йөгерү кебек югары интенсивлык йөкләнешләренә 75-100 минут бүләргә киңәш итә. Өстәвенә, атнага 1-2 тапкыр мускул көчен үстерү өчен күнегүләр кертергә кирәк.

Ә эш графигы тыгыз булганнарга нишләргә? Биредә спорт залы да, махсус экипировка да таләп итми торган гади алымнар ярдәм итә. Эш урынында ук биш минутлык разминка киеренкелекне сизелерлек киметә, хәтта эшкә сәләтлелекне дә арттыра. Әгәр мондый паузаларны даими ясасаң, алар гиподинамиянең ышанычлы искәртүе булачак.

Сүз уңаеннан, республикада эш көннәрендә активлык урнаштырырга ярдәм итә торган проект эшли инде. Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге БР сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәмендә " Зарядись!" инициативасын башлады . Аның кысаларында офиста ук башкарып була торган видеотренировкалар, шулай ук зарядка өчен урынны ничек оештырырга, бу идеяне җитәкчелеккә ничек тәкъдим итәргә һәм аңа хезмәттәшләрне ничек җәлеп итәргә дигән файдалы киңәшләр бастырыла.

Шуны истә тотарга кирәк: хәрәкәт – сәламәт яшәү рәвеше нигезләренең берсе генә. Калган "китлар" - баланслы туклану, сыйфатлы йокы һәм даими профилактика. Баланссыз теләсә нинди тырышлык тулы булмаска мөмкин: хәтта иң дөрес туклану да хроник йокысызлыкны алыштырмый, ә спорт йөкләнешләре сәламәтлек торышын контрольдә тотуны алыштыра алмый.

Нәкъ менә шуңа күрә диспансерлаштыру – үзең турында кайгыртуның мөһим элементы. Ул озак вакыт үзен берничек тә күрсәтмәскә мөмкин булган проблемаларны вакытында күрергә мөмкинлек бирә. 18 яшьтән 39 яшькә кадәрге гражданнар аны өч елга бер тапкыр, 40 яшьтән соң ел саен уза ала. «Озак һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында бу система һәркем үз сәламәтлеген контрольдә тота алсын өчен үсүен дәвам итә.

Шулай булгач, 22 сентябрь Автомобильсез көн генә түгел, ә яңа гадәтләр өчен исәп ноктасы булсын. Артык тукталышны җәяү узыгыз. Эштә кыска разминка ясагыз. Төшке ашка яшелчә салаты өстәгез. Йокыгызны туйдырырга тырышыгыз. Һәм һичшиксез  диспансеризация узыгыз.

Сезнең сәламәтлек – сезнең кулларда. Исән булыгыз, үзегезне саклагыз!

Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге материаллары буенча Регина Иванова әзерләде

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас