Җәмгыять
22 Сентября , 06:00

Телефон аферистлары пенсионер хатынны 600 мең сумнан мәхрүм иткән

Бәләбәй районының Родники авылында яшәүче хатын телефон мошенниклары корбаны булган. Явыз ниятлеләр алдауның үткен схемасын кулланганнар, ул өлкән яшьтәге хатынны бөтен акчасыннан мәхрүм итә язган.

Телефон аферистлары пенсионер хатынны 600 мең сумнан мәхрүм иткәнТелефон аферистлары пенсионер хатынны 600 мең сумнан мәхрүм иткән
Телефон аферистлары пенсионер хатынны 600 мең сумнан мәхрүм иткән

Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, билгесез ханым пенсионер хатынның стационар телефонына шалтыраткан һәм, үзен поликлиниканың шәфкать туташы дип таныштырып, диспансеризациягә язылу өчен СНИЛС мәгълүматларын бирүен сораган. Өлкән яшьтәге  хатын, алдашуны белмичә, кирәкле мәгълүматны биргән.

Шуннан соң икенче җинаятьче пенсионер белән элемтәгә керә һәм янәсе аның «Госуслуги»порталындагы аккаунтын вату турында хәбәр итә. Шулай ук әңгәмәгә кергән ялган ФСБ хезмәткәре хатынны финанс операцияләре аша дустанә булмаган дәүләтләрне иганә итүдә гаепли. Бу сылтау белән мошенниклар пенсионерны счетыннан 600 мең сум алырга һәм ул акчаны имеш хәвефсез  счетка күчерү өчен курьерга тапшырырга күндерә.

Хатын-кыз алдау корбаны булуын аңлагач, полициягә мөрәҗәгать иткән. Әлеге факт буенча мошенниклык турындагы маддә буенча җинаять эше кузгатылган. Хокук саклау органнары җинаятьчеләрнең шәхесләрен ачыклау һәм зыян күрүчегә югалган акчаларны кайтару өчен тикшерү үткәрә.

 

Регина Иванова әзерләде

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас