Җәмгыять
23 Сентября , 12:00

Күңелгә ятышлы, ихлас сөйләшү

Бәләбәй районында «Ачыктан-ачык сөйләшү» патриотик проекты кысаларында студентлар белән очрашулар узды. Көллиятләрдә Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтае депутаты, БРның халык артисты Рамил Бадамшин һәм Бәләбәй районында БР МХО ветераннары ассоциациясе рәисе Александр Нестеренко кунак булдылар.

Күңелгә ятышлы, ихлас сөйләшүКүңелгә ятышлы, ихлас сөйләшү
Күңелгә ятышлы, ихлас сөйләшү

Чаралар ике уку йортында – механизация һәм электрификация көллиятендә һәм гуманитар- техник көллияттә узды. Газета хәбәрчеләре  – механизация һәм электрификация көллиятендә очрашуда була алды. Рамил Бадамшинның да, Александр Нестеренконың да нәкъ менә шушы көллиятне тәмамлаулары вакыйгага аеруча җылылык өстәде.

Очрашуны Рамил Бадамшин ачты. Артист МХО сугышчыларына багышланган берничә патриотик җыр башкарды. Номерлар арасында ул МХО зонасына бару тарихлары белән уртаклашты: якташлары белән ничек очрашуы һәм бу очрашуларның яңа әсәрләр өчен илһам чыганагы булуын сөйләде. Музыкаль өлешнең кульминациясе «Группа крови» легендар җырын башкару булды – залда күпләр җырлады.

Аннары сүзне Александр Нестеренко алды. Аңа төрле сораулар яңгырады – җитдидән алып балаларча беркатлыларына кадәр, ләкин һәр кунак чын күңелдән җавап бирде. Мәсәлән, беренче курс студенты Артемның, алтын балык тотса, нинди теләк әйтер идеегез, дигән соравына Александр Андреевич бер дә уйламыйча: Җиңү – барлык егетләр дә, ниһаять, өйләренә кайтсыннар, – дип җавап бирде. Икенче бер студент, Айбулат, ветеранның яраткан башкаручысы белән кызыксынды һәм җавап итеп Виктор Цой исемен ишетте.

Студентлар  Рамил Бадамшинга да сораулар бирделәр. Беренче курс студенты Данил артистның кайчан гитара алуы белән кызыксынды. Рамил Шәфкать улы Таҗикстаннан күчеп килгәннән соң гитара тугры дустына әйләнүе, ул вакытта әле дуслары булмавы, ә музыканың аны үзен табарга ярдәм итүен  сөйләде. Ул гитарада уйнаган өлкән егетләр белән ничек танышуын исенә төшерде, аларның уйнавы аны шулкадәр рухландырган ки, ул музыкант булырга карар кылган.

Ул шулай ук әлеге көллиятне тәмамлаганы өчен бервакытта да үкенмәвен, бәхетле булуын әйтте.

Очрашу җылы, ышанычлы халәттә узды. Студентлар билгеләп үткәнчә, мондый сөйләшүләр гадәти әйберләргә яңача карарга һәм бүген көндә нәрсәнең иң  мөһим икәнен яхшырак аңларга ярдәм итә.

“Ачыктан-ачык” проекты Сәхнә осталары берлеге тарафыннан СВО ветераннары ассоциациясе һәм “Изге ниятләр” оешмасы белән берлектә Башкортостан Республикасы Башлыгы һәм Башкортостан Республикасы Мәгариф министрлыгы гранты ярдәмендә тормышка ашырыла. Планда – республиканың кимендә 68 көллиятендә очрашулар үткәрү: чаралар 2026 елның сентябреннән 2027 елның маена кадәр узачак.

Регина Иванова. Елена Петрова фотолары

Күңелгә ятышлы, ихлас сөйләшү
Күңелгә ятышлы, ихлас сөйләшү
Күңелгә ятышлы, ихлас сөйләшү
Күңелгә ятышлы, ихлас сөйләшү
Күңелгә ятышлы, ихлас сөйләшү
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас