

"Беренче гуманитар йөкне без 2024 елның 17 августында җибәрдек. СВОның икенче елы бара. Менә-менә бетәр кебек тоелды... ләкин бәла озакка килде, һәм без, тылда утырганда, читтә калырга ярамаганын аңладык. Волонтерлар белән таныштык һәм алардан күп нәрсәгә өйрәндек. Башта элеккеге контораның җылытылмый торган бинасында эшләдек, ләкин 2024 ел ахырында «Русия Герое Визнюк Олег Станиславович исемендәге хәрби хәрәкәтләр ветераннары туганлыгы» төбәкара иҗтимагый оешмасы активистлары элеккеге Илькин мәктәбе бинасын арендага алдылар. Алар иганәчеләр тапты, бинаны төзекләндерделәр һәм безгә гуманитар ярдәм җыю өчен бина бирделәр. Әмма безнең өчен иң мөһиме – элеккеге мәктәптә Бәләбәй шәһәренең «Бөркет» клубы яшүсмерләренә хәрби-патриотик тәрбия бирү оештырылды: чаралар, тренировкалар үткәрелә. Бу безнең горурлыгыбыз булды!
Шул ук вакытта станоклар ясау һәм маскировка челтәрләрен үрү пунктын ачу эше башланды. Һәм монда безгә сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм үз халкыбыз бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтте. 2025 елның 9 маена арымый-талмый эшләүче үрүчеләр сугышчыларга беренче 10 челтәр җибәрде! Бүген алар 90 га якын үрелгән! Бәлки, кемгәдер бу сан зур булмас, әмма бу 200 гә якын кеше яшәгән кечкенә авылыбыз өчен безнең ярдәм – Җиңүне якынайтуга сизелерлек өлеш кертү!
Сугышчыларга һәм госпитальләргә без даими ярдәм җибәрәбез.
Шул ук 1989 елда мәктәп директоры Михайлов Николай Васильевич җитәкчелегендә ачылган туган якны өйрәнү музеен торгызу эшен алып барабыз. Авыл халкы безнең районда беренче булып Русия Герое А. А. Романов, шагыйрь һәм язучы Р. М. Павлов һәм бик күп данлыклы илькинлыларны үстергән һәм тәрбияләгән авылыбыз тарихын саклап калырга кирәк дип саный.
Музей даими рәвештә укучыларның Русия Герое турында газета язмалары, иншалар, рефератлар белән тулыландырылды. Экспонатлар арасында Анатолий Романовның хатыны Лариса Васильевна бүләк иткән китап саклана.
Хәзерге вакытта Илькин мәктәбен тәмамлаучылар һәм авыл халкы көче белән музей бинасына капиталь ремонт ясалды, аларның иганәчелек ярдәме белән Бөек Ватан сугышы ветераннарына, әфган, чечен сугышларында катнашучыларга һәм СВО геройларына багышланган стендлар яңартыла.
Шунсы сөендерә, ата-аналары белән бергә балалар да ярдәм итә – патриотик бурычларын үти, безгә ятьмә үрүдә булыша, снайперлар өчен шлем-бүрек әзерләшә.
Әмма зур проблема бар – бинаның түбәсен өлешчә генә булса да ремонтларга кирәк! Без матди чараларның фронтка кирәклеген яхшы аңлыйбыз, әмма хәтерне дә сакларга кирәк!
Кадерле якташлар! Ярдәм сорап мөрәҗәгать итәбез: безгә ашыгыч рәвештә зур булмаган ташчы-белгечләр бригадасы һәм матди чаралар кирәк. Теләсә нинди ярдәм мөһим!" – дип язган Марина Федоровна.
Реквизиты:
МЕЖРЕГИОНАЛЬНАЯ ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ «БРАТСТВО ВЕТЕРАНОВ БОЕВЫХ ДЕЙСТВИЙ ИМЕНИ ГЕРОЯ РОССИИ ВИЗНЮКА О.С.»
452005, Респ. Башкортостан, р-н Белебеевский, г. Белебей, ул. Красная, д. 103
ИНН(КИО): 0255023808
КПП: 025501001
Номер счета: 40703810600200000023
ФИЛИАЛ ПАО «БАНК УРАЛСИБ» В Г.УФЕ
БИК: 048073770
Корреспондентский счет: 30101810600000000770 в Отделении – Национальный банк по Республике Башкортостан
Назначение платежа: на ремонт кровли.
Любовь Иванова әзерләде. Фотолар М. Архиповадан