

Исегезгә төшерәбез, 3 сентябрьдә, Бистә көнен бәйрәм иткәндә, биредә яшьләр һәм балалар өчен яңа мәйдан ачылды. Ул “Тормыш өчен инфраструктура” милли проектының “Уңайлы шәһәр мохитен булдыру” программасы буенча төзелгән.
"Без баштан ук бу территорияне яшелләндерү эшләрен планлаштырган идек, – дип хәбәр итте Приют бистәсе хакимияте эшләре белән идарә итүче Светлана Варламова. – Безне бистә ветераннары, яшьләр, “Бердәм Русия” партиясе әгъзалары хуплады. Агач утыртуда МР Советы секретаре Артур Садыйков, Приют хакимияте башлыгы Лилия Юнысова, Бәләбәй районы ветераннар советы рәисе Александр Буйлов, ”Ватанны саклаучылар” фондының республика филиалы соцкоординаторы Илнур Нагуманов һәм башка битараф булмаган приютчылар катнашты».
Светлана Шириня
С. Варламова фотолары