Җәмгыять
29 сентябрь , 04:00

Кышка әзерләнәбез

1 октябрьдә барлык социаль юнәлешле учреждениеләрдә, шулай ук күпфатирлы йортларда җылы биреләчәк

Добавить в предпочтительные источники Google
Кышка әзерләнәбезКышка әзерләнәбез
Кышка әзерләнәбез

Бу хакта карарны Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхабиев кабул итте. Дүшәмбе көнне, 28 сентябрьдә, ул идарәче компанияләр җитәкчеләренә тулысынча әзер булырга күрсәтмә бирде. «Бу көнне барлык йортларга да җылы керсен", - диде ул.

Бу дүшәмбе көнне ЦУРда узган оператив киңәшмәдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республиканың җылыту сезонына әзерлеге турында фикер алышты. Республикада төрле финанслау чыганаклары хисабына барлыгы 41 км җылылык челтәре ремонтланган. Торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре җылыту сезонын узу өчен 268 күчмә резерв электр белән тәэмин итү чыганагы әзерләгәннәр. Барлык муниципалитетлар да җылыту сезонына әзерлек паспортларын тәкъдим иттеләр. Ростехнадзор тиешле тикшерүләр үткәрә.

Төбәк башлыгы ТКХ министры Ирина Головановадан һава торышы фаразы белән кызыксынды, ул кыш элеккеләреннән салкынрак булачак, дип хәбәр итте. Хәбиров авыр чорга әзерләнергә чакырды.

"Кыш террорчылыкка каршы һөҗүмнәр күзлегеннән катлаулы булачак. Без моңа әзерләнәбез", - диде республика Башлыгы.

Фикер алышуга йомгак ясап, Радий Хәбиров шәһәр һәм район җитәкчеләренә җылыту сезонын вакытында башлауны тәэмин итәргә, ә министрлыкка коммуналь хезмәтләрнең эшен аерым контрольдә тотарга кушты.

Светлана Шириня әзерләде

 

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас