

Колачлы конкурсны оештыручылар хәбәр иткәнчә, ярымфиналда катнашуга Русиянең 20 төбәгендәге 31 торак пунктыннан булдыклы һәм инициативалы кешеләрдән 460 гариза килгән.
Бөре Вакыйгалы туризм булдыручыларны, кызыклы маршрутлар оештыручыларны һәм бөтен илдән сувенирлар җитештерүчеләрне берләштерде. Алар арасында – Бәләбәйдән үз проектларын уңышлы тәкъдим иткән «Безнең икмәк» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.
Өч көн дәвамында конкурсантлар «Русия сәяхәтләргә илһамландыра» экосистемасы экспертлары белән аралаштылар, стратегик сессиядә катнаштылар, үз проектларын тәкъдир иттеләр һәм яңа тәҗрибә, алга таба үсешкә этәргеч алдылар. Алар конкурста катнашучыларны барсын да – төбәк һәм федераль экспертларны, кунакларны һәм башка шәһәрләрдән катнашучыларны туризмны ничек үстерерү, вакыйгалар һәм чаралар, үз продукцияң, һөнәрчелек эшләнмәләре һәм сувенирлар аша кешеләрне үз шәһәрләреңә ничек җәлеп итү, шуның белән үз шәһәрләреңнең тарихын, көнкүрешен һәм гореф-гадәтләрен чагылдыру идеяләре белән бик теләп таныштырдылар.
26 сентябрьдә Бөре мәдәният сараенда сайлап алу этабы лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Анда республиканың эшмәкәрлек һәм туризм министры Светлана Верещагина, «Русия сәяхәтләргә илһамландыра» экосистемасы җитәкчесе, «Интурмаркет» туристлык күргәзмәләре гаиләсе директоры, РФ Хөкүмәтенең туризм өлкәсендәге премиясе лауреаты Ольга Хоточкина катнашты.
«Ел маршруты» Бөтенрусия конкурсының сайлап алу этабы лауреаты дипломы «Безнең икмәк» җәмгыяте директоры Диләрә Бәшәровага тапшырылды. «Иң яхшы сәнәгать туризмы маршруты» номинациясендә ул тәкъдим иткән «Икмәк һәм тамаша» проекты икенче урынны алды!
«Безнең икмәк» җәмгыяте авторлык этнографик сувениры – дизайнер Ольга Надолькодан костюм өчен тагын бер дипломга лаек булды. «Туристик сувенир» Бөтенрусия конкурсында предприятие «Чорлар җебе»номинациясендә беренче урынны яулады.
«Икмәк һәм тамаша» этно-мәдәни чарасы («Безнең икмәк», «Безнең кафе» пекарнялары һәм «Безнең йорт» этно-мәдәни үзәген берләштерүче челтәр) республикабыздан читтә дә танылучы брендка әверелә. Бәләбәйлеләрнең зур уңышы яңа үсеш дәрәҗәсенә күтәрелүгә этәргеч ул. Ярымфинал – алар өчен 7-9 ноябрьдә Түбән Новгородта узачак гомуммилли финалга чираттагы адым.
«Без берьюлы өч масштаблы премиядә катнашуыбызга һәм финалга чыгуыбызга бик шатбыз, - ди «Безнең икмәк» җәмгыяте директоры Диләрә Бәшәрова. - Премия илебез туризмы өлкәсендәге иң яхшы вакыйгаларны билгеләп үтә, һәм финалга чыгу безнең зур эшкә кызыксынуның көчле икәнен күрсәтүен исбатлый.
Безнең проект «Иң яхшы гастрономия маршруты»буларак номинацияләнгән. Бу премия илнең иң яхшы туристик маршрутлары авторларын берләштерә, безнең тәкъдимнең сыйфатын һәм уникальлеген раслый.
Мондый масштаблы премияләрдә республиканы тәкъдим итү безнең өчен зур мәртәбә. Без проектны күңел биреп төзибез, һәм аның федераль дәрәҗәдә танылуын күрү – дөрес юлда булуыбызның иң яхшы дәлиле!
Төп бурыч – Бәләбәйдә һәм районда туризмны үстерүгә ярдәм итү. Безнең предприятие бүген үк туристларга безнең кибеттә һәм кафеда тәмле продукция дә, һөнәрчеләрнең үзенчәлекле эшләнмәләрен дә, икмәк музеена экскурсияләр, концерт мәйданчыгын да тәкъдим итә ала. Кыскасы, без киләчәк үсеш өчен зур нигез салдык. Ярдәмгә өметләнәбез һәм гомуммилли финалда уңышка ирешүгә ышанабыз!»
Алда финал чаралары. Бәләбәйлеләргә федераль дәрәҗәдә лаеклы чыгыш ясауларын телибез.
Светлана Шириня
Фотолапр Д. Бәшәрова архивыннан Фото