Җәмгыять
1 Октября , 14:00

Башкортстанда күпме пенсионер яши?

Башкортстанда 90 яшьтән 100 яшькә кадәрге 18 меңнән артык кеше яши Бер гасырлык юбилеен билгеләп үткән 300дән артык пенсионер арасында иң өлкәненә 108 яшь тулды. Бу хакта БР буенча социаль фонд бүлекчәләренә хәбәр иттеләр.

title
Башкортстанда күпме пенсионер яши?Башкортстанда күпме пенсионер яши?
Башкортстанда күпме пенсионер яши?

Бүгенге көндә Русия Социаль фондының Башкортстан буенча бүлеге 1 млн 123 меңнән артык пенсионерга хезмәт күрсәтә. Агымдагы елда пенсияләрне түләүгә 240 млрд сумнан артык акча юнәлдерелгән (ай саен 27 млрд сумнан артык).

80 яшьтән алып 90 яшькә кадәрге пенсия алучылар – 88 меңнән артык кеше. Исегезгә төшерәбез, 80 яшьтән өлкәнрәкләргә тәрбиягә өстәмә түләү билгеләнә. Быел сумма 1413,86 сум тәшкил итә, ул пенсия белән бергә түләнә. Әгәр кеше ике төрле пенсиягә (иминият һәм дәүләт) хокуклы икән, өстәмә иминият пенсиясенә билгеләнәчәк.

Өлкән яшьтәге гражданнарга 80 яшькә җиткәндә пенсияләрен арттыру ярдәмнең мөһим чарасы булып тора. Картлык буенча иминият пенсиясенә быел 9 584,69 сум күләмендә билгеләнгән түләү бу яшькә җиткәч ике тапкыр арта һәм 19 168,38 сум тәшкил итә. Мондый күтәрелеш автомат рәвештә билгеләнә, СФР бүлегенең клиент хезмәтләренә мөрәҗәгать итмичә.

Социаль фонд пенсияләр белән беррәттән өлкән яшьтәге гражданнарга социаль түләүләр рәвешендә дәүләт ярдәме чаралары да күрсәтә. Аларны ветераннар һәм Бөек Ватан сугышында катнашучылар, инвалидлар, сугыш һәм хезмәт геройлары, аларның гаиләләре ала.

Башкортстан буенча социаль фонд бүлеге компетенциясенә керә торган сораулар буенча консультацияләрне Бердәм элемтә үзәгенең 8-800-100-00-01 телефоны аша алырга мөмкин (шалтырату бушлай, эш графигы: дүшәмбе-пәшнңешәмбе  09.00 дән 18.00 гә кадәр, җомга. 09.00 дән 16.45 кә кадәр.

Светлана Шириня әзерләде

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас