Җәмгыять
1 Октября , 05:30

Лаеклыларны хөрмәтләячәкләр

6 октябрьдән 15 октябрьгә кадәр Бәләбәй районында Республика көненә багышланган чаралар узачак. Тиешле карар район  хакимиятендә кабул ителде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Лаеклыларны хөрмәтләячәкләрЛаеклыларны хөрмәтләячәкләр
Лаеклыларны хөрмәтләячәкләр

Исегезгә төшерәбез, 36 ел элек, 1990 елда, Башкорт Совет Социалистик Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителгән иде.

7 октябрьгә кадәр биләмәләр башлыклары, учреждениеләр җитәкчеләре урамнарны, мәйданнарны, биналарны бизәүне тәэмин итәргә тиеш.

7 һәм 10 октябрьдә Приют бистәсендә, 10 октябрьдә Бәләбәй шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.

6-15 октябрьдә Бәләбәй районы биләмәләрендә мәдәни, мәгариф, патриотик, физкультура-массакүләм һәм спорт чаралары узачак.

9 октябрьдә 15 сәгатьтә Үзәк мәдәният сараенда (8 октябрь - 16 сәгатьтә). – Приют бистәсе мәдәният йортында) Республика көненә багышланган тантаналы бәйрәм программалары узачак, анда тармакларның төрле бүләкләргә лаек булган хезмәткәрләрен зурлап бүләкләячәкләр.

Светлана Шириня

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас