Җәмгыять
3 Октября , 08:00

Яшьләр наркотикларга каршы

21 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр бөтен Русия буйлап "Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!” наркотикларга каршы акциясе узды. “Яшьтәш” яшьләр сәясәте учреждениесенең яшьләр инициативаларын үстерү үзәге волонтерлары анда актив катнашты.

title
Яшьләр наркотикларга каршыЯшьләр наркотикларга каршы
Яшьләр наркотикларга каршы

Шәһәрнең мәгълүмат стендларында волонтерлар листовкалар ябыштырган, ә кешеләргә  наркотик матдәләрнең зыяны һәм аларны тарату очраклар белән бәрелешкәндә ничек эш итәргә кирәклеге турында мәгълүмат буклетлары таратканнар.

 – "Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!" – формаль чара түгел. Без кешеләрнең проблема турында уйлануын һәм битараф узмавын телибез. Наркотиклар язмышларны имгәтә, уяулык һәм битараф булмау кемнедер бәладән саклап кала алуын һәркем аңларга тиеш. Вакытында кирәкле кулларга тапшырылган мәгълүмат кайвакыт гомерне коткара, - дип сөйләде «Яшьтәш» учреждениесе  мөдире Валентина Антипова.

Ул шулай ук шәһәр халкын битараф калмаска чакырды:

–  Әгәр сезгә тыелган матдәләрне сату яки саклау фактлары билгеле икән –дәшмт калмагыз. Ышаныч телефоны (8-800-347-20-30) буенча мөрәҗәгать итегез. Безнең һәрберебезнең гражданлык позициясе фаҗигане булдырмый калырга ярдәм итә.

Регина Иванова әзерләде. “Яшьтәш” фотолары

 

Яшьләр наркотикларга каршы
Яшьләр наркотикларга каршы
Яшьләр наркотикларга каршы
Яшьләр наркотикларга каршы
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас