

Хөкүмәт йортында узган педагогларны бүләкләү тантанасында укучыларында туган теленә мәхәббәт уятучы педагоглар шактый иде. “Башкортстанда педагогик эшчәнлектәге уңышлары өчен иң яхшы укытучыларга премияләр бирү” конкурсында җиңүчеләр арасында татар теле укытучылары – Туймазы 1нче интернат-мәктәбеннән Зинфира Нурисламова, Илеш районының Күктау мәктәбеннән Венера Галиуллина һәм Бакалы районының Куштирәк мәктәбеннән Глүзә Камаева бүләкләнде. Әлбәттә, укытучы һөнәренең абруен күтәрүче мөгаллимәләрнең мондый тантанада исемнәре яңгырау сөенечле хәл. Бүгенге мәртәбәле чарада без аларга уй-фикерләре белән бүлешүләрен сорап мөрәҗәгать иттек.
– Беренчедән, бу тантана укытучы өчен эшчәнлегеңнең бушка узмавын исбатлый. Укучыларыңның уңышларына сөенеп, тагын да югарырак дәрәҗәләргә ирешергә этәргеч тә ул. Балалар белән эшләвебез дәүләт дәрәҗәсендә игътибар яулый. Ә мәктәптә эшләү никадәр авыр булмасын, искиткеч рәхәт тә, күңелле дә. Балалар арасында эшләү безне яшәртә. Сиңа төбәлгән утыз баланың күзләре эшкә көч-дәрт бирә, – диде дүрт дистә елга якын балаларга белем бирүче тәҗрибәле педагог Зинфира Гаднан кызы.
Бакалы районының Куштирәк мәктәбе укытучысы Глүзә Камаеваның да педагог һөнәренә килүенә чирек гасыр вакыт узган. Глүзә Баян кызы билгеләвенчә, республикада укытучы абруен, аның дәрәҗәсен күтәрү җәһәтеннән зур эш алып барыла. Педагоглар өчен булдырылган грантлар, премияләр яшь буынга белем һәм тәрбия бирү кебек җаваплы эш башкаручы һөнәр ияләре өчен стимул булып тора.
Илеш районы Күктау мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Галиуллинаның исеме дә респуликаның педагогик даирәсендә яхшы таныш. Ул “Туган тел һәм әдәбият ел укытучысы - 2025” конкурсында лауреат булса, быел Русиядә иң яхшы татар теле укытучысы булып танылды. Казанда “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенрусия бәйгесендә 1нче урынга лаек булды.
– Педагогик бәйгеләрдә катнашып, үзеңне башка укытучылар арасында күрсәтәсең, сыныйсың, аларның тәҗрибәсен өйрәнәсең, остазларның фикерен ишетәсең. Укытучы һөнәрен сайлаган кеше өчен болар барысы да бик мөһим, — ди Венера Мирхәт кызы.
Укытучыларны матур җиңүләре белән ихлас котлыйбыз! Яңа үрләр, яңа биеклекләр, ныклы сәламәтлек телибез!
Чыганак: "Кызыл таң"