

Соңгы вакытта 87 яшьлек экстрасенс авырып торган. Берничә көн элек аның кан басымы төшеп, аны дәваханәгә салганнар. 2 октябрьдә аның йөрәге тибүдән туктаган.
Кашпировский халыкка 1988 елда «Взгляд» программасы аша танылды. Анатолий Михайлович студиядә алып баручының кулына зур энә тыкканда аның авыртуын басты. Советлар Союзының соңгы елларында Кашпировский Үзәк телевидение каналында үз тапшыруының берничә чыгарылышын үткәрде. Аның барышында имеш телевизор караучыларны төрле авырулардан тылсымлы рәвештә дәвалый. Хәтерлисезме шушы хәлләрне сез дә?
Наркозсыз хирургик операция үткәрергә ярдәм итүе аңа аеруча дан китерә.
Кашпировскийның тормыш юлы бик үзенчәлекле. Ул Винница психиатрия хастаханәсендә 25 ел табиб-психиатр булып эшләгән, яшь чагында спорт белән шөгыльләнә, авыр атлетика буенча спорт мастеры була.
1993 елда Кашпировский сәясәткә килә, ЛДПРдан Дәүләт Думасы депутаты була, ләкин тиз китә. Берничә тапкыр өйләнә. Соңгысы – үзеннән 33 яшькә яшьрәк Гөлизәр исемле. Ул 2000 еллардан ук аның өендә ярдәмче булып эшләгән, шуннан бирле бер-берсен яратсалар да, рәсми рәвештә 2024 елда гына язылышканнар.
2025 елның августында 86 яшьлек Кашпировский өченчегә әти була. Хатыны Гөлизәр кыз бала таба, Эллина дип кушалар.
Чыганак: "Кызыл таң"