

Ул үзе турында "Күңелем моңнары" дигән шигырьләр җыентыгында менә ниләр язып калдырган:
Мин Ярмәкәй районының Тарказы авыл советына караган Атамкүл авылында 1930 нчы елның 8 августында гаиләдә өченче кыз булып туганмын. Әтием Сибәгать 6 яшьтән әнидән, 7 яшьтә әтидән калып авыр тормышта яшәгән. Ул үзлегеннән укырга, төрле исәпләү эшләренә өйрәнгән, өч сугышта катнашкан, аек фикер йөртә торган хөрмәтле кеше иде.
Әнием Хәдичә бик тә шигъри күңелле, мөнәҗәтләр, бәетләр яза, үзе җырлар чыгарып җырлап йөри иде. Аның бу яклап булган сәләте миңа да күчкәндер дип уйлыйм. Мин мәктәптә укыган ике апамнан күреп, үзлегемнән укырга өйрәндем, шигырьләрен ятлап сөйләп йөри идем. Тарказы авылында урта белем алып, Богырыслан укытучылар институтының физика-математика факультетын тәмамлап, математика фәнен укыттым. Соңгы ун елда татар теле һәм әдәбиятын да укытырга туры килде. Укыган вакытта мәктәп стена газетасына, мәкаләләр, классташларым турында төртмә шигырьләр язгаласам да, иҗатка эшләгән дәверемнең соңгы елларында гына тартыла башладым.
Чөнки минем табигатем шундый. Тормышымның, яшәвемнең төп мәгънәсе – кешеләргә нинди булса да, әз генә булса да файда китерердәй эш эшләү, күңелләрен күтәрердәй, борчуларын оныттырып торырдай күңелле мизгелләр бүләк итәрдәй гамәл табасы килү...
Яшәвемнең бөтен мәгънәсе дә
Халкым өчен яшәү -көенү.
Соңгы сулышта да:"Вөҗданым саф,
Тыныч китәм", – диеп сөенү.
Һәм ул шулай булды да...
Назыйма апа берничә китап авторы, хөрмәтле әни, яраткан картәни булып, Нигъмәт абый белән үрнәкле гаилә корып матур гомер кичерделәр. Шигырьләре матур истәлек булып калды. "Авылым талантлары" дип исемләнгән шигырендә ул укытучылар турында болай язган:
Авылыбызда баянчы Саимне
Кемнәр генә тыңламагандыр.
Үзен данга күмгән сәләтенә
Кемнәр генә сокланмагандыр.
(Физкультура укытучысы, минем класс җитәкчем турында)
***
Кәзип җырлый иркен тавыш белән,
Күз тимәсен, мәңге җырласын.
Аның моңлы тавышыннан
Сандугачлар хәтта көнләшсен.
(Физика укытучысы турында)
***
"Кыз урлау" пьесасын куйган чакта
Хәтерлидер анда булганнар.
Талантлы һәм шаян Нигъмәтне
Әҗмәгол үзедер дигәннәр.
(НВП-башлангыч хәрби әзерлек укытучысы турында)
***
Вәлия, Нәркисә һәм Җәмилә,
Әйтерсең лә чып-чын артистлар;
Үз рольләрен оста башкаралар
Тынып тормый залда алкышлар!
(Интернатта тәрбияче Вәлия апа, татар теле укыткан Нәркисә апа, башлангыч класс укытучысы Җәмилә апа турында).
Хөрмәтле укытучылар! Бәйрәм белән Сезне! Тынгысыз эшегездә уңышлар, саулык, сәламәтлек, тырыш укучылар телим. Инде бакыйлыкка күчкән укытучыларыбызга догада булып, исәннәре белән күрешеп, аралашып яшәргә язсын, илләребез тынычлансын иде дигән изге теләкләрдә язмамны тәмамлыйм.
Гөлфия Зиннәтуллина.