Җәмгыять
6 Октября , 13:00

Тугыз ел колония: директор компаниянең 34 млн сумлык техникасын урлаган

Бәләбәй шәһәр суды аеруча зур күләмдә мошенниклык турындагы эш буенча хөкем карары чыгарды. Җәмгыятьнең коммерция директоры 9 ел гомуми режимлы колониягә хөкем ителде.

title
Тугыз ел колония: директор компаниянең 34 млн сумлык техникасын урлаганТугыз ел колония: директор компаниянең 34 млн сумлык техникасын урлаган
Тугыз ел колония: директор компаниянең 34 млн сумлык техникасын урлаган

БР судларының берләштерелгән матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, эш 2015 һәм 2019 еллар вакыйгаларына кагылган. Бу елларда директор алдау юлы белән 19 йөк автомобиленә һәм 11 ярымприцепка документлар ала. Ялган имзалар белән сату-алу килешүләрен кулланып, ул транспортны дәүләт исәбенә куйган, шуннан соң милек белән үз теләге буенча эш иткән. Гомуми зыян 34 миллион сумнан артып киткән.

Судта гаепләнүче гаебен танымады. Шуңа да карамастан, суд дәлилләрне гаепләү карары өчен җитәрлек дип тапты – гомуми режимлы колониядә 9 ел ирегеннән мәхрүм итү.

Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән, бу аны шикаять итү мөмкинлеген аңлата.

Регина Иванова әзерләде

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас