

Табиблар һәм хастаханә белгечләре яңа видео-ФГСны бүлекчәнең эндоскопия кабинетында урнаштырганнар.
Баш табиб урынбасары һәм эндоскопист, 25 елдан артык гомерен үз һөнәренә багышлаган Андрей Голубев әлеге җиһазның мөмкинлекләре һәм үзенчәлекләре турында сөйләде.
- Бүген безнең өчен чын бәйрәм – заманча видеоэндоскопик стойка урнаштырылды. Эндоскопик хезмәт белән бездә беркадәр вакыт катлаулы вәзгыять булды. Аппарат сафтан чыкты, шуңа күрә аны берничә айга Бишбүләк район хастаханәсеннән алып торырга туры килде, – дип уртаклашты Андрей Михайлович.
Табиб-эндоскопист әйтүенчә, яңа стойка ашказаны-эчәк трактының өске бүлекләре авыруларын диагностикалау өчен кулланылачак, ә беркадәр модернизацияләгәндә эчәклек юлының аскы бүлекләрен дә тикшерергә – гастроколоноскопия ясарга мөмкин булачак. Өстәмә рәвештә колоноскоп сатып алырга кирәк…
Светлана Прокофьева
Елена Петрова фотолары