Җәмгыять
8 Октября , 06:00

Ана җәмәгать судьясы каршына басачак

Исерек 16 яшьлек улы үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте оештырган ана җәмәгать судьясы каршына басачак

Добавить в предпочтительные источники Google
Ана җәмәгать судьясы каршына басачакАна җәмәгать судьясы каршына басачак
Ана җәмәгать судьясы каршына басачак

Бәләбәй районара прокуратурасы 45 яшьлек хатын-кызга карата гаепләү бәяләмәсен раслады. Хатын-кызны балигъ булмаган улына руль артына утырырга рөхсәт итүдә гаеплиләр – һәм бу фаҗигагә китергән.

Эш РФ Җинаять кодексының 151.2 маддәсенең 1 өлеше – балигъ булмаган баланы үз гомеренә куркыныч тудырган хокукка каршы гамәлләр кылуга җәлеп итү буенча кузгатылган.

Тикшерү буенча, 2026 елның апрелендә хатын- кыз машина йөртү таныклыгы булмаган 16 яшьлек улына  үзенең «Дэу Нексия» автомобиле белән идарә итәргә рөхсәт иткән. Төнлә исерек яшүсмер гомуми файдаланудагы юлга чыга. Салонда дүрт пассажир булган.

Идарә итә алмаганга күрә, яшь машина йөртүче кюветка төшеп китә һәм машинаны аудара.. Барлык пассажирлар алган җәрәхәтләрдән урында ук һәлак була. Балигъ булмаган машина йөртүченең үзенең сәламәтлеге уртача зыян күргән.

Хатын-кыз җинаять кылуда үз гаебен танымаган. Җинаять эше асылы буенча карау өчен мировой судьяга җибәрелгән.

Параллель рәвештә судта яшүсмернең үзенә карата да җинаять эше карала. Ул РФ Җинаять кодексының 264 маддәсенең 6 өлешендәге «а» һәм «в» пунктлары буенча гаепләнә – исерек килеш һәм транспорт чаралары белән идарә итү хокукына ия булмаган зат тарафыннан саксызлык аркасында ике һәм аннан да күбрәк кешенең үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу.

Регина Иванова әзерләде

БР буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм БР Дәүләт автоинспекциясе фотолары

 

Ана җәмәгать судьясы каршына басачак
Ана җәмәгать судьясы каршына басачак
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас