

10 октябрьдә – Республика көне алдыннан, Мәтәүбаш авыл Советы авыл биләмәсенең ике авылы зиратында көзге өмәләр барды. Аккаен мари авылы кешеләре өмә оештырып, үз зиратларын чүп-чардан тазарттылар.
Бу көнне Мәтәүбаш авылы халкы дә дәррәү өмәгә җыелды. Зур өмә зират эчендә дә, тышында да барды. Булдыклы ир-атлар гаять зур эш башкарды – җәй зират читенә кисеп чыгарылган олы карт агачларны тураклады, ботаклардан аралады, өйде. Барсы да, әрвахларның рухы шат булсын дип, үз тырышлыгын куйды.
Зиратны тазарту-- изге гамәл! Өмәдә катнашучылар изге эштә катнашуларыннан үзләре дә җан тынычлыгы, уңай хис-тойгылар алды.
Зәйфә Салихова.
Клара Альмакаева (Аккаен зираты фотолары); Зөлфирә Адигамова Мәтәүбаш) фотосы.