Җәмгыять
15 Октября , 08:00

Бәләбәй табибы ялган хастаханә кәгазе биргән өчен хөкем ителгән

Бәләбәй шәһәр суды медицина хезмәткәренең ришвәт алуы турында эш буенча хөкем карары чыгарды. Район хастаханәсе табибы башка шәһәрдә яшәүчегә ялган больница кәгазе рәсмиләштерүдә гаепле дип табылды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Бәләбәй табибы ялган хастаханә кәгазе биргән өчен хөкем ителгәнБәләбәй табибы ялган хастаханә кәгазе биргән өчен хөкем ителгән
Бәләбәй табибы ялган хастаханә кәгазе биргән өчен хөкем ителгән

Эш материаллары буенча, 2024 елда гаепләнүче медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итмәгән һәм тикшерү узмаган ир-ат исеменә эшкә яраксызлык кәгазе рәсмиләштергән. Моның өчен табиб 15 мең сум алган.

Суд табибны 500 мең сум күләмендә штрафка хөкем итте. Моннан тыш, ике елга ул хастаханә кәгазьләрен бирү һәм эшкә яраксызлык экспертизасын уздыру белән бәйле табиблык эшчәнлеге белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителгән. 15 мең сум күләмендәге ришвәт дәүләт кеременә конфискацияләнгән.

Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән.

БР судларының берләштерелгән матбугат хезмәте материаллары буенча

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас