Җәмгыять
16 Октября , 08:00

16 октябрь - ИКмәк көне. Ипи салу – гүзәл сәнгать ул

Ипи, икмәк, ипекәй, күмәч, калач, әпи... Бар нәрсәгә баш, тормышның нигезе булган шушы ризыкны ничек кенә атамыйлар! Ничек әйтсәң дә, хуш ис аңкып торган, кабарып пешкән түгәрәк яки “кирпеч” ипи күз алдына килә дә мотлак аның кетердәп торган бер читеннән кабып аласы килә. Муллыкта яшәгәнгә генә бик исләмибез, ә чынлыкта исә иң тәмле, иң туклыклы ризык – ул ипекәй! Берничә көн иписез торып кара, кәнфитең дә, әлбәләрең дә кирәкми,  өзелеп икмәк ашыйсы килә! “Ачлыклар булмасын, Аллаһы Тәгаләкәем, ипиләрдән аермасын берүк”, –  дип еш кабатлый торган иде мәрхүм күрешебез Ямниха апа.

Добавить в предпочтительные источники Google
16 октябрь - ИКмәк көне. Ипи салу – гүзәл сәнгать ул16 октябрь - ИКмәк көне. Ипи салу – гүзәл сәнгать ул
16 октябрь - ИКмәк көне. Ипи салу – гүзәл сәнгать ул

Нигә ипи турында язарга уйладыммы? Шулай Ватсапптагы “Авылдашлар” төркемендә ничектер ипи турында сүз чыкты һәм мин, авылдашлар, бүген арагызда ипи пешерүчеләр бармы, дигән сорауны бирдем. Мәгълүм ки, күп кенә күркәм гореф-гадәтләр, кәсепләр юкка чыгып барганда, ипи салу кебек искиткеч “тәмле”, шул ук вакытта мәшәкатьле эш белән күпләр матавыкланмый. Кибетләр тулы ипи, авылларга да китереп кенә торалар. (Сүз уңаеннан әйтеп узыйм , Бәләбәйнең “Безнең икмәк” җәмгыятенең югары сыйфатлы  ипиләрен, камыр ризыкларын күпләр яратып ала, җәмгыять Мәскәүдә бу юнәлештәге Бөтенрусия конкурсларында берничә тапкыр җиңү яулады. Алар борыннан олы картәниләребездән килгән йолага тугры калып, ипине нәкъ менә колмак чүпрәсе ясап пешерәләр. Колмакны да җәмгыятьнең уңган хатын-кызлары-хезмәткәрләре урманга, су буйларына барып, үзләре җыялар). Шулай булгач, бер карасаң, нигә ипи пешереп мәшәкатьләнергә, ди. Әмма юк, шатлыгыма, төркем активистлары ипи пешерүчеләрнең исем- фамилияләрен яза башламасыннармы, мин сиңа әйтим.

Ипи пешерү – сәнгать ул!

Әбекәйләрдән, әниләрдән күчә килгән күркәм ипи салу (бездә ипи салам дип сөйләшәләр)  традициясен саклаучылар-яшәтүчеләр авылда байтак булып чыкты, рәхмәт яугырылары. Кайберләре духовкада пекшерә, ә кайберләр, өйләренә күптәннән газ керсә дә, нәлисә шул ипи  салырга, камыр ризыклары пешерергә мичләрен дә сүтмәгәннәр. Бүгенге уңган-булган  ипи  пешерүчеләрнең исем - фамилияләрен дә язып китим әле. Менә алар: Гөлсинә Гиниятуллина, Тамара Гыймазова, Нурия Шәймәрданова, Сәкинә Ибраһимова, Гүзәлия Ильясова, Габидә Еркеева, Зөһрә Маннанова һәм башкалар. Фәүзел Маннанов исә:” Мин дүртенче класста укыганда ук ипи сала башладым. Әни чирләп китте һәм биш ай дәваханәдә ятты. Ипи пешерергә өйрәнергә мәҗбүр булдым”, – ди. Мари туганнар арасында да икмәк салучылар байтак. Моннан чыгып, димәк, башка авылларда, шәһәрләрә дә өйдә ипи пешерүчеләр җитәрлек һәм бу изге гамәлне киләчәк буыннар да дәвам итәчәк, дип  һич икеләнми әйтергә була.

Ә ипине уңдырып пешерү –  үзе нинди иҗади, шагыйрәнә, ләззәтле эш ул! Чын гүзәл сәнгать! Бу хакта халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев үзенең “Бәхилләшү” әсәрендә искиткеч матур итеп язган, шул әсәрне укыр өчен генә дә туган телеңә рәхмәтле булу, аны белү зарур ул. Әйе, ипие уңган хуҗабикә бит ул – чыннан да өй, авыл коты, яме, бөтен симфонияне үзенә буйсындырып, илаһи музыка уйнаттырган дирижер белән бер. Образлы итеп әйтсәк, тегермән ташы кадәр икмәк пешерүгә ул ак яулыгын бәйләп, яраткан альяпкычын буып, бисимилласын әйтеп тотыныр,  колмактан гына ясалган чүпрәсенә баш оетыр,  җилпучта алып кергән онын  ашыкмый-каудларланмый гына  иләр, ә изгән камырына нәкъ кирәгенчә генә он өсти-өсти, аны беләкләре пайтум талганчы басар... Ипи  камыры кабарып менгәндә ак сөттәй акланган миче килгән булыр, өйгә рәхәт җылы төшәр. Ипи  калайларында кабарып менгән ипекәйләрен мич төбенә озатканда, хуҗабикә үзе дә карап кына торырлык матур йөзле, нурлы күзле илаһи бер зат булыр. Ммм... Ипи  пешеп чыккандагы тәмле иснең өйне тутыруы, өйгә генә сыймыйча ишегалдына, урамга таралуы... Моннан да зур, ихлас, истәлекле көн-бәйрәмнең булуы мөмкинме соң?! Бу хакта язган идем инде мин.

Авылда тормыш иптәше Фәнис белән үз һәм сеңлесенең балаларын карап үстергән, тормыш юлына аякка бастырган Гөлсинә Гыйниятуллинаның ипи пешерү остасы икәнен беләм мин. Сеңлебезнең улы Марсель Петербургтан кайткач, табигый, балачакта җәйләрен Мәтәүбашта үткәргәнгә, Гөлсинәнең балалары белән дус булганга, авылга да кайтып килде.Гөлсинә апасы аңа, бергә ашагыз дип, галәмәт зур түгәрәк ипи биреп җибәргән иде. Ул аның тәмлелеге, йомшаклыгы,  ул матурлыгы! Мәскәүгә алып барып  күргәзмәләргә куярлык иде чистый.

Авылдашым Зөһрә Шәмсетдинованың әтисе Исмәгыйль абый сөйләп калдырган истәлек  исә  ипи пешерүченең уңганлыгын бөтен тирәнлегендә ачып сала, каһәрең.

Менә болай. Элек  авылның түбән очында Галимҗан бабай яшәгән. Аны җор телле, мактанчык булганы өчен Хуҗа Насретдин дип тә йөрткәннәр.  Шул капка төбендә ир-атлар белән утырганда болайрак  сөйли икән:

 – Әбиегез туйга алып барырга дип ипи салды. Ипекәйләр шулкадәр кабарып пешкән, алып кына булмый бит җөрәккәйләремне. Шуннан, нишлисең, мич авызын сүтәргә туры килде.

 И яратып, рәхәт итеп, искә алам мин бу матур хатирәләрне. И авыл кешесенең осталыгы, матур теллелеге, нечкә күңеллелеге, ипине дә, аны пешергән хәләлен дә зурлавы!!

Исмәгыйль  абыйның хәләле Сафура апа да ипи  пешерергә бик оста булган.

 – Әтки эштән кайткач, өстәл кырына утырып, чеметеп кенә алып ипи кабар иде.

 Инәки: “Исмәгыйль, хәзер ашым өлгерә бит”, – дисә, әтки: “Әй Сафура, синеке шикелле тәмле ипи беркайда, бер кешедә дә юк бит, – дияр иде. Инәки шуннан көлеп җибәрә иде.

Бусы инде Зөһрәнең үз истәлеге, әйткәндәй, ул үзе дә ипи пешерү остасы.

Ипи кадере турында

Ипине кадерләү , иген игүчеләр турында бик күп мәкаләләр, истәлекләр, шигырьләр  язылган, җырлар чыгарылган. Әмма миңа калса, бу изге тема  һәрвакыт, бүген дә, иртәгә дә көнүзәк булырга тиеш.

Өлкән буын язучыбыз Нәкый ага Исәнбәт төзегән татар халык мәкальләре томнарында икмәккә  кагылышлылары дә әллә күпме. «Икмәктән олы аш юк, «Икмәк һәрнәрсәгә баш» дигән мәкальләре белән бергә «Ипинең бер валчыгы да мәчеттән олы» яки “Икмәк коръәннән олырак» дигәннәре дә бар. Димәк, икмәкне маңгай тире белән сугарып тапкан гади халык элек-электән үк аны  хәтта диннән өстен күргән.

Ә бер гыйбрәтле хикәятне беләсезме?  Имештер, бер фәкыйрь мосафир, юл читенә утырып, тамак ялгап алырга булган. Ашаганда, ялгышлык белән, бер валчык икмәген җиргә төшергән. Күпме генә эзләсә дә, таба алмаган. Ахыр чиктә мосафир, валчыгы аяк астында калмасын, башкалар аны таптап мәсхәрәләмәсен өчен, шул урынны киртәләп куйган, ди. Бераздан соң бу фәкыйрь кинәт кенә баеп киткән.

Хикәятнең асылы аңлагансыздыр инде  – икмәк валчыгын алтын бөртегеннән дә өстен күрү.

Ипи, икмәк, ипекәй, күмәч, калач, әпи... Бар нәрсәгә баш, тормышның нигезе булган шушы ризыкның  исемен әйтәсе генә килеп тора, аның белән ризыклану да ашау да туйдырмый. Икмәкнең кадерен белик! Һәркемебезнең өен ямьләп, өстәлләрдә көлеп торсын икмәк! Күкрәгеңә терәп аны кисү бәхетеннән аермасын Аллаһыбыз!

Зәйфә Салихова.

 

 

Автор:Алексей Петров  
Читайте нас