

Тәҗрибәле иреклеләр отрядның барлыкка килү тарихы һәм аның эшчәнлеге, кешеләрнең кайда һәм нинди шартларда югалуы, эзләүнең нинди төрләре булуы, аларның ничек оештырылуы һәм үткәрелүе турында сөйләделәр. Катнашучылар шәһәрдә яки урманда эзләүгә ничек әзерләнергә һәм үзең белән нәрсә алырга кирәклеген белделәр. Ирекле эзләү кагыйдәләренә һәм принципларына, шулай ук кешеләрнең югалуын искәртүгә аерым игътибар бирделәр.
Тыңлаучыларны тема бик кызыксындырды, алар актив рәвештә сораулар бирделәр. Очрашуда барлыгы 15 кеше булды, аларның кайберләре отрядка кушылды да инде.
"Без очрашу файдалы булыр дип өметләнәбез һәм тагын эзләнүләрдә очрашырбыз, – ди «ЛизаАлерт» инструкторы Леонид Калентьев. - Бәләбәй районында битараф булмаган кешеләр күп. Моны күптән түгел урманда югалган баланы эзләү дә күрсәтте".
Леонид иреклеләр командасы белән очрашу үткәрү өчен Октябрьскийдан махсус килгән. «ЛизаАлерт» отряды республиканың төрле шәһәрләрендә мондый чараларны даими оештыра. Моннан тыш, иреклеләр кырда дәресләр үткәрәләр, эзләү методикаларын өйрәнәләр һәм компас, рация һәм навигатор белән эшләү күнекмәләрен ныгыталар. Алынган белем һәм күнекмәләр соңыннан югалган кешеләрне реаль эзләүдә кулланыла.
Отрядка 18 яшьтән өлкәнрәк теләгән һәркем кушыла ала. Моның өчен махсус белем яки әзерлек таләп ителми. Турыдан -туры эзләүдә генә түгел, дистанцион рәвештә дә ярдәм итәргә мөмкин – кайбер бурычлар өчен смартфон яки компьютер да җитә.
Ирекле (доброволец) булу өчен анкета тутырырга кирәк, аңа сылтама Башкортостан Республикасының «ВКонтакте» дагы «Лизаалерт» рәсми бергәлегендә урнаштырылган: https://vk.ru/lizaalert_bashkortostan анкета тутырганнан соң сезнең белән отряд вәкилләре элемтәгә керер.
"Лизаалерт"ның девизы бит –"Һәркем ярдәм итә ала".
Регина Иванова әзерләде. «ЛизаАлерт»эзләү-коткару отряды фотосы