Җәмгыять
18 Октября , 06:00

Әти – гаилә таянычы: Башкортстанда әтиләргә нинди хезмәт гарантияләре бирелгән

Русиялеләр бу якшәмбедә, 18 октябрьдә, билгеләп үтәчәк Әтиләр көне алдыннан Дәүләт хезмәт инспекциясе эшләүче әтиләр өчен мөһим аңлатмалар әзерләде. Бала тәрбияләүче ир-атларга хезмәт законнары нинди хокуклар һәм гарантияләр бирүе турында ведомство җитәкчесе урынбасары Оксана Ванскова сөйләде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Әти – гаилә таянычы: Башкортстанда әтиләргә нинди хезмәт гарантияләре бирелгәнӘти – гаилә таянычы: Башкортстанда әтиләргә нинди хезмәт гарантияләре бирелгән
Әти – гаилә таянычы: Башкортстанда әтиләргә нинди хезмәт гарантияләре бирелгән

"Еш кына хезмәт ташламалары һәм йомшартулар барыннан да элек әниләр белән ассоциацияләнә, әмма бүген закон әтиләргә дә игътибарны аз бирми, – дип билгеләп үтә Оксана Ванскова. –  Әтиләрнең эшне һәм гаилә турында кайгыртуны бергә алып бару өчен мөмкинлекләре, гарантияләре бар һәмаларны белү мөһим".

Эштән азат итүдән яклау – өстенлекле

Иң җитди гарантияләрнең берсе – эш бирүче инициативасы буенча эштән азат итүне тыю. Ул 16 яшькә кадәр бала яки 18 яшькә кадәр инвалид бала тәрбияләүче ялгыз әтиләр өчен гамәлдә.

Моннан тыш, әгәр ул 18 яшькә кадәр инвалид яки өч яшькә кадәр сабый булган гаиләдә бердәнбер туендыручы булса, гаиләдә 14 яшькә кадәр өч һәм аннан да күбрәк бала булса, ә әни эшләмәсә, әтине эштән чыгарырга ярамый.

Үзгәрүчән график һәм карау буенча ял

Әгәр әти кеше гариза бирсә, эш бирүче аңа тулы булмаган эш көне, смена яки атна билгеләргә тиеш – бу хокук 14 яшькә кадәрге балаларның яки 18 яшькә кадәрге инвалид балаларның әтиләренә кагыла. Мондый очракта хезмәт хакы эшләгән вакытка пропорциональ рәвештә исәпләнә.

Әтинең бала карау буенча ялга әнинеке кебек үк хокукы булуы да мөһим. Бу чор хезмәт стажына һәм белгечлек буенча эш стажына кертелә (картлык буенча иминият пенсиясен вакытыннан алда билгеләү очракларыннан тыш).

Аерым очраклар – аерым алым

Закон катлаулы тормыш шартларын да исәпкә ала. Мәсәлән, әгәр хатын йөклелек һәм бала табу буенча ялда булса, булачак әти бу чорда еллык түләүле отпуск алырга хокуклы – хәтта оешмада бик аз эшләсә дә.

18 яшькә кадәр өч һәм аннан да күбрәк баласы булган күпбалалы әтиләр (кече балага 14 яшь булмаганда) еллык ял өчен уңайлы вакыт сайлый ала – компания графигы монда киртә түгел.

Әни вахта ысулы белән эшләгән яки армиядә хезмәт иткән гаиләләр өчен аерым яклау каралган. Мондый очракларда әтине аның ризалыгыннан башка командировкаларга җибәрергә, эштән тыш эшләргә, төнге вакытта, шулай ук ял һәм бәйрәм көннәрендә эшкә җәлеп итәргә ярамый. Шушы ук кагыйдәләр инвалид балаларның  әтиләре һәм ялныз әтиләреөчен дә гамәлдә.

Өстәмә ял көннәре – бала турында кайгыртуга

Инвалид балаларның ата-аналарына язма гариза буенча айга дүрт өстәмә түләүле ял бирелә. Аларны әни дә, әти дә куллана ала – яки үзара бүлешә ала: мәсәлән, берсе – бер көн, икенчесе – өч көн, яки һәркайсы икешәр көн ала.

Ә күптән түгел тагын бер файдалы мөмкинлек барлыкка килде: ата-аналарның берсе календарь ел дәвамында бер мәртәбә 24 өстәмә түләүле ял көнен рәттән файдалана ала. Бу гаиләгә күбрәк вакыт кирәк булса уңайлы – мәсәлән, баланы тернәкләндерүгә яки дәвалауга.

“Мондый нормалар гаиләләргә эш һәм балалар турында кайгырту арасында баланс булдырырга ярдәм итә, ә эш бирүчеләргә – хезмәткәрләр алдында үз бурычларын төгәл аңларга", – дип ассызыклый Оксана Ванскова.

Регина Иванова әзерләде

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас