Җәмгыять
22 Октября , 10:15

Бәләбәй остазлары төбәк слетында булдылар

"Беренчеләр хәрәкәте"нең беренчел бүлекчәләре остазлары – Елена Лебедева ("Яшьтәш" учреждениесе), Алла Никулина ("Яңа буын" үзәге), Ләйсән Ибәтуллина (15 нче урта мәктәп), Эльвира Алдарова (Башкорт гимназия - интернаты), Гөлназ Хикамова (5 нче урта мәктәп), Максим Беляев (1 нче урта мәктәп), Татьяна Алексеева (гуманитар-техник көллият) һәм Гөлзәнә  Усманова (Механикалаштыру һәм электрлаштыру көллияте) "Торатау" конгресс холлында узган "Беренчеләр хәрәкәте"остазларының төбәк слетында катнаштылар. Чарада бөтен республикадан барлыгы 400гә якын остаз катнашкан.

Добавить в предпочтительные источники Google
Бәләбәй остазлары төбәк слетында булдыларБәләбәй остазлары төбәк слетында булдылар
Бәләбәй остазлары төбәк слетында булдылар

Биш тематик мәйданчыкта беренчел бүлекләр конкурсының IV сезонына әзерлек, грант проектларын эшләү һәм остазлыкка заманча карашлар турында фикер алышканнар. Аерым блокны ясалма интеллектка багышлаганнар – аны яшьләр белән эшләүдә ничек кулланырга мөмкин.

Көннең икенче яртысында практик биремнәргә күчкәннәр : проект эшчәнлеге буенча уен сессиясе, остазлык практикаларын алмашу һәм «Идеяләр орбитасына " лаборатория үткәргәннәр. Һөнәри януны искәртү тренингы – программаның мөһим өлеше булган.

 "Башкортостан беренчеләренең үсеш территориясе" проекты мәйданчыгы да эшләгән: анда резиденцияләрнең 50дән артык вәкиле очрашкан. Программада – команда булдыручы уен, семинар- киңәшмә, мәктәп укучылары арасында манипуляцияләрне искәртү турында дискуссия һәм яшьләр белән үзара хезмәттәшлек буенча тренинг.

Слет ябылу тантанасы белән тәмамланган: "Хәрәкәттә беренче адым" проекты җиңүчеләрен һәм беренчел бүлекләр конкурсы экспертларын бүләкләгәннәр.

Регина Иванова әзерләде. Фотолар остазлар тарафыннан тәкъдим ителде

Бәләбәй остазлары төбәк слетында булдылар
Бәләбәй остазлары төбәк слетында булдылар
Бәләбәй остазлары төбәк слетында булдылар
Бәләбәй остазлары төбәк слетында булдылар
Бәләбәй остазлары төбәк слетында булдылар
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас