

Ачык мәйданчыкта торак-коммуналь хуҗалыкның, иҗтимагый территорияләрне төзекләндерүнең көнүзәк проблемалары турында фикер алыштылар, аларны хәл итү юлларын эзләделәр, шулай ук халыкның сәламәтлеген саклауга кагылышлы мәсьәләләрне күтәрделәр.
Форум эшендә Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхабиев, Бәләбәй шәһәре шәһәр биләмәсе хакимияте башлыгы Татьяна Зубова, шәһәр биләмәсе Советы рәисе урынбасары Николай Сергеев, шәһәр биләмәсе хакимияте башлыгы урынбасарлары һәм белгечләре, учреждениеләр һәм оешмалар җитәкчеләре, күпфатирлы йортлар һәм квартал ИЖС советлары рәисләре, шулай ук шәһәр халкы катнашты.
Очрашу конструктив аралашу халәтендә узды. Түрәләр үз эшчәнлекләре турында сөйләделәр, ә шәһәр кешеләре сораулар бирделәр һәм берничә тәкъдим керттеләр. Аларның кайберләре, җавапсыз калганнары, алга таба өйрәнү өчен контрольгә алынды.
Форум хакимиятнең шәһәр халкының фикеренә колак салырга һәм яшәү шартларын яхшырту өстендә эшләргә әзер булуын күрсәтте.
Светлана Прокофьева
Елена Петрова фотолары