Җәмгыять
23 Октября , 08:00

Диспансерлаштыру – нык сәламәтлек нигезе

19 нан 25 октябрьгә кадәр Русиядә диспансерлаштыру һәм профилактик карауларның әһәмияте турында мәгълүмат бирү атналыгы уза. Бәләбәй үзәк район хастаханәсендә, бернәрсә дә авыртмау  организмның тулы тәртиптә булуына гарантия түгел, дип ассызыклыйлар. Даими тикшерүләр яшерен хәвефләрне күрергә, ә иң мөһиме – вакытында чаралар күрергә һәм җитди проблемалар үсешенә юл куймаска ярдәм итә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Диспансерлаштыру – нык сәламәтлек нигезеДиспансерлаштыру – нык сәламәтлек нигезе
Диспансерлаштыру – нык сәламәтлек нигезе

Диспансеризация узу һәркемгә мөһим. 18дән 39 яшькә кадәрге кешеләр өчен ул өч елга бер тапкыр үткәрелә – 18, 21, 24, 27, 30, 33, 36 һәм 39 яшь. 40 яшьтән башлап ел саен тикшерелергә кирәк. Әгәр агымдагы елда яшь диспансеризация астына эләкмәсә, сәламәтлек турында кайгыртуны кичектерергә кирәкми: профилактик медицина тикшерүе узарга мөмкин – ул ел саен ачык һәм хроник йогышлы булмаган авыруларны һәм куркыныч факторларын ачыклау өчен тикшеренүләрнең база җыелмасын үз эченә ала.

Диспансерлаштыру үзе ике этаптан тора. Беренчесе – скрининг: ул сәламәтлек торышының гомуми картинасын бирә. Монда анкеталау, артериаль басымны үлчәү, кан анализлары, флюорография, ЭКГ, маммография һәм сәламәтлек саклау министрлыгы раслаган исемлектән башка тикшеренүләр керә. Бу этапта табиблар хроник авыруларның беренче билгеләрен һәм куркыныч факторларын эзли – мәсәлән, югары холестерин яки гипертониягә тартым.

Әгәр беренче этапта тайпылышлар ачыкланса, кешене икенче этапка – тирәнәйтелгән диагностикага җибәрәләр. Бирегә профильле белгечләр кушыла, диагнозны ачыклау һәм күзәтү яки дәвалауның дөрес тактикасын эшләү өчен өстәмә лаборатор һәм инструменталь тикшеренүләр үткәрелә. Мондый ике баскычлы якын килү организмдагы мөһим үзгәрешләрне күрми калмаска һәм шул ук вакытта сәламәт кешеләргә артык процедуралар йөкләмәскә мөмкинлек бирә.

Шуны белү мөһим: закон буенча һәр хезмәткәр, урынын һәм уртача хезмәт хакын саклап, диспансеризация узу өчен, бер көнгә эштән азат ителергә хокуклы. Ә пенсия алды пенсионерлары (пенсиягә кадәр биш ел һәм аннан да азрак калганнар) һәм эшләүче пенсионерлар өчен шундый ике көн каралган – бу үз сәламәтлегеңә вакыт бүлеп бирү өчен өстәмә ярдәм.

Поликлиникага гадәти сәгатьләрдә эләгергә өлгермәүчеләр өчен Башкортстанда "Төнге диспансеризация" акциясе эшли. Ул эш белән мәшгуль кешеләр өчен махсус төзелгән: тикшерүне гадәттәге эш графигын үзгәртмичә кичен үтәргә мөмкин. Быел акция 28 октябрьдә, шулай ук 11 һәм 25 ноябрьдә – 20.00 сәгатьтән 00.00 сәгатькә кадәр узачак.

Диспансеризация узу өчен яшәү урыны буенча поликлиникага паспорт һәм ММИ полисы белән килү дә җитә – тикшерү "Дәвамлы һәм актив тормыш"милли проекты кысаларында бушлай үткәрелә. Алдан берничә ысул белән язылырга мөмкин: регистратура телефоны буенча, бердәм "122" номеры буенча (өстәмә 2),  Дәүләт хезмәтләре порталында "Минем сәламәтлегем" сервисы аша, "Табибка" кушымтасында яки Мах мессенджерында чат бот аша.

Регина Иванова әзерләде

 

 

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас