Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 февраль , 11:00

"Бөтенләй башка, югары дәрәҗә!"

 Бәләбәй үзәк район дәваханәсе 2024 елның декабре – 2025 елның гыйнварында беренчел звеноны яңарту программасы кысаларында яңа медицина техникасы алды. 44 миллионнан артык суммага югары технологик корылма файдалануга кертелгән дә инде, бәләбәйлеләр аның эшендә  тоткарлыксыз тиешле тикшерүләр үтәләр.

"Бөтенләй башка, югары дәрәҗә!"
"Бөтенләй башка, югары дәрәҗә!"

БРның атказанган табибы, ультратавыш диагносты Камил Исәнбердин  яңа УЗИ аппаратында  эшләп караучыларның берсе. Ул һөнәре буенча З0 ел эшли.

 – Шәп аппарат, миңа ошый! Русиядә җитештерелгән камилләштерелгән яңа буын җиһазы. Ул тизрәк, төгәлрәк эшли. Бу бөтенләй башка, югары дәрәҗә! Диагностика сыйфатының күпкә яхшырачагы көн кебек ачык, – дип Камил Рафаил улы.

 – Сәламәтлек саклау учреждениеләре корылмаларын яңарту һөнәри медицина ярдәме алуны күпкә яхшырту мөмкинлеге бирә. Федераль акчалар исәбенә сатып алынган җиһазлар исемлеге зур. Без Бәләбәй районы сәламәтлек саклау учреждениеләрен  рентген үткәрү өчен күчмә палата аппараты, ЭКГ һәм АДны тәүлеклек тикшерү (монитор) комплексы, биш УЗИ аппараты, мәгълүматлар  Bluetooth буенча тапшырыла  торган цифрлы 30 тонометр, ике операция өстәле, биш операция яктырткычы,  югары ешлыклы дүрт электрохирургия аппараты белән тәэмин иттек, – дип хәбәр итте Бәләбәй үзәк районе дәваханәсе баш табибы Рустәм Ишмурзин.

"БХ" белешмәсе

2024 елда  милли проект чикләрендә төбәк медицина учреждениеләре барлыгы дүрт мең берәмлек иң төрле корылмалар белән тәэмин ителгән. Моннан тыш, тугыз сәламәтлек саклау учреждениесе капиталь ремонтланган, 135 модульле конструкция урнаштырылган, ә санитар автотранспорт паркы 206 яңа машинага тулыланган.

"Сәламәтлекне саклау" милли проектының төп максаты – эшкә сәләтле халык арасында үлемне азайту, медицина кадрлары җитмәү проблемасын хәл итү һәм профилактик медицина тикшеренүләрен барсының да үтә алуын тәэмин итү. Проект 2019дан 2024 елгача гамәлдә булды. 2025 елдан президент Владимир Путин карары белән Русиядә яңартылган милли проектлар тормышка ашырыла башлады.

Светлана Шириня.

Елены Петрова фотосы.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: