Барлык яңалыклар
Общие статьи
15 февраль 2025, 13:00

Кыенлыклар корычтай чыныктыра

Риф Баһманов – Әфган сугышы сынауларын кичергән буынның чагу вәкиле. Бүген  “Хәрби тугандашлык” бөтенрусия ветераннары иҗтимагый оешмасының Бәләбәй бүлеген җитәкли. “БХ” хәбәрчесенә ул тормыш юлын һәм кыенлыкларны кичерү аны ничек көчлерәк итүен сөйләде.

Кыенлыклар  корычтай чыныктыра
Кыенлыклар корычтай чыныктыра

Рим Зөфәр улы 1966 елның 25 мартында Тузлыкуш авыл Советының Каен-Елга авылында туган. Гаиләдә өченче бала, озак көтелгән төпчек булган. Якты матур хатирәләре, әлбәттә, балачагы белән бәйле.

– Гап-гади малай булып үстем, иптәшләр белән футбол тубы типтем, күрше авылга мәктәпкә йөрдем, әнигә хуҗалыкта ярдәмләштем, китап укыдым, авылның җәмәгать тормышында актив катнаштым, – дип сөйләде ул.

Тузлыкуш урта мәктәбен тәмамлагач, 18 яшьлек Рим олы апалары кебек еракка китәргә батырчылык итми, автослесарь курсларын тәмамлый һәм туган колхозыңда эшләргә ниятли. Әтисенең вафатыннан соң әнисен берүзен калдыра алмавын аңлый ул, аның янында булырга, ярдәм итәргә кирәк, әмма язмыш башкача хәл итә...

1984нең маенда Рим Баһмановка армиягә повестка килә. Аны танк гаскәрләренә билгелиләр һәм Төркестанда хәрби округта ярты ел укыганнан соң Әфганстанга китәргә тиешлеген шунда ук искәртеп куялар.

 – Ул чакта әллә ни курыкмадым да, борчылмадым да, миннән алда безнең авылдан ике егет Әфаганстанда булганнар иде бит. Киресенчә, әлеге тарихи вакыйганың бер өлеше булачагым белән горурландым,  – ди Риф Зөфәр улы.

Егет билгеле күңелсез вакыйгалар уртасында ике ел кайный, икеләтә Кызыл Байрак орденлы, Кутузов һәм Богдан Хмельницкий орденнарына ия 70 нче аерым гвардия мотоукчылар бригадасында ике ел хезмәт итә.

– Кандагарга килеп өч көн үтүгә сугыш дәһшәтлеген чын-чынлап тойдым, – дип хәтерли әңгәмәдәшем. – Ул көнне бер төркем чираттагы операциядән авыр яраланган командиры белән кайтты. Ул күп кан югалткан, ашыгыч рәвештә кан бирергә кирәк. Берничә сугышчының һәм минем каным туры килде, һәм без шунда ук  донор булырга ризалаштык.

Ә аннары каты алышлар, корал буенча иптәшләренең һәлак булулары, яраланулар көтә...

Беренчесен ул 1985 елның апрелендә ала. Задание үтәгәндә снаряд ярчыгы егетнең аягын җәрәхәтли. Яра җитди була, аңа көч җыеп, авыртулар кичереп,  берничә ай госпитальдә ятарга туры килә.

1986 елның маенда янә чыдамлыкка сынау кичерә. Хәрби хәрәкәтләр вакытында кече сержант Баһманов контузия ала, ул аны вакытлыча операцияләрдә катнашу  мөмкинлегеннән мәхрүм итә. Әмма безнең герой бирешми.

Ул барлык сынауларны намус белән үтеп, шул елның августында өенә әйләнеп кайта. Хәрби бурычлар уңышына актив булышканы, сугышта инициативалы булганы  һәм оста хәрәкәт итүе өчен ул “Хәрби казанышлары өчен” һәм “Рәхмәтле әфган халкыннан” медальләре, шулай ук РСФСР Югары Советының Почет грамотасы белән бүләкләнгән.

Запаска чыккач, Рим Баһманов үз тормышын кора башлый. Әмма армия аннан  озакка китми.

1993 елда безнең герой  конракт төзеп, урындагы хәрби частьтә хезмәт эшчәнлеген башлый. Шул ук елны Ярослав югары хәрби училищесында прапорщиклар мәктәбен тәмамлый, хәрби финансист була, ә соңрак финанс часте начальнигы вазыйфасына тәгаенләнә.

Өч елдан соң, хәрби часть таркалгач, Рим Баһманов милициягә урнаша. Башта патруль-пост хезмәте бүлеге командиры була, ә аннары – взвод командиры. 2003 елда юридик белем ала, шул чакта ук дежур частька күчә. 2008 елдан хаклы ялга чыкканчы каравыл-конвой хезмәтендә эшли.

 – “Хәрби тугандашлык” бөтенрусия иҗтимагый ветераннар оешмасының Бәләбәй бүлеге 2008 елда төзелде,аның беренче көннәреннән үк мин аның эшендә булдым, – ди Рим Зөфәр улы. – Полициядән киткәннән соң рәис урынбасары булуымны үтенделәр. Буш вакыт җитәрлек иде, шуңа уйлап та тормыйча ризалаштым.

Бүгенге көндә “Хәрби тугандашлык”та 36 кеше  –  алар Әфганстанны яки Чечняны узган ветераннар. 2020 елдан Рим Баһманов оешма рәисе һәм җәмәгать эшен уңышлы алып бара. “Хәрби тугандашлык” яшьләргә илсөярлек тәрбиясе бирү белән шөгыльләнә, һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә ярдәмләшә, солдатларның каберләрен тәрбияли, шулай ук СВО өчен гуманитар ярдәм туплауда катнаша. Тугандашлык әгъзалары Бәләбәй районы ветераннар советы һәм ирекмәннәр белән хезмәттәшлек итә.

Баһмановның һөнәрилеген, эшенә  тугрылыгын күпсанлы наградалары раслап тора: “Хәрби хәрәкәтләр ветераны”, “Хәрби тугандашлык ветераннар оешмасы алдында казанышлары өчен”, “Русиягә хезмәт иткән өчен”, өч дәрәҗәдәге “Хәрби хезмәттә отличие өчен” медальләре, “Яугир-интернационалист” һәм “Милиция отличнигы” билгеләре.

Буш вакытын Рим Зөфәр улы  хәләле Флюра Ринат кызы, оныклары белән тышта  саф һавада  үткәрергә ярата. Аны еш кына Сәламәтлек сукмагында күрергә була, ул анда йөреп яңа ниятләренә илһамтаба.

Рим Баһманов – сынауларның кешене ничек итеп көчле итүенә үрнәк. Ул үзен җәмгыятькә хезмәт итүгә багышлаган. Аның гомере – батырлык, чыдамлык һәм Туган илне сөю тарихы.

Регина Иванова.

Фото Р. Баһмановның архивыннан.

 

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас