Барлык яңалыклар
Общие статьи
30 март 2025, 16:30

Күңелләрне нечкәрткән бәйрәм

Ураза бәйрәме белән! Ураза гаете мөбарәк булсын! Бүген, ягъни 30  март –  иң мәртәбәле булган Ураза бәйрәме көнендә, шушы котлау сүзләре һәм алар белән бергә ихластан әйтелгән изге  уртак теләкләр җир планетасында ничә мәртәбәләр әйтелде, мәчетләрдә, урамнарда, гаиләләрдә  яңгырады, социаль челтәрләрдә һ.б. язылды, кабатланды икән ?! Моның бихисаплыгын  күз алдына да китереп булмый, әмма Бөек Аллаһыбызны тануның, аңа сыенуның, иман ныгуның көчәюен, игелекләрнең артуын, 30 көн буе ураза тотып нәфесне тыйганнан соң  килгән бәйрәм шатлыгын, җылылыгын  сүз белән әйтеп-аңлатып булмый, аны йөрәгең белән тоясың.

Күңелләрне нечкәрткән бәйрәм
Күңелләрне нечкәрткән бәйрәм

 Бөтен дөньяга сибелеп яшәүче мөселман кардәшләребез шикелле, Бәләбәй шәһәре һәм районы дин кардәшләребез дә көтеп алынган Ураза бәйрәмен олылап-зурлап үткәрде. Шәһәрнең  – Кызыл, районның Тузлыкуш, Яңа Сарай, Байморза, Мәтәүбаш, Ирек  авыллары мәчетләрендә дә ул күркәм узды, бик күп кеше җыелды, гает намазлары укылды, бәйрәм табыннары әзерләнде. Бәләбәйнең тарихи мәчете мисалында бәйрәм көне балкышын, күңел халәтен  яхшы ук күз алдына китерергә була.

Иртәнге сәгать 8гә бәйрәмчә киенгән ир-атлар—яше-карты – мәчеткә Ураза гаете намазына җыелды. Быел районның имам-мөхтәсибе Илдар хәзрәт Галиев исеменнән барчасын да бәйрәм белән котлап, гает намазын Азат Борһанов укыды, тирән эчтәлекле хөтбә-вәгазь белән чыкты.

Иртәдән кичкә кадәр мәчеткә күчтәнәче белән агылган олысын-кечесен мәчет хезмәткәрләре, дежурда торучы апалар-ханымнар  якты йөз, котлау сүзләре белән каршы алды, сый-нигъмәтле  чәй өстәленә утыртты.

 – Муллыкта яшибез, мәчеткә килгән һәркемгә табында сый-нигъмәт җитәрлек.  Олыгайган,  бәйрәмгә килә алмаган апа-абыйларыбызны да онытмадык, аларга күчтәнәчләр әзерләп куйдык. Аллаһы боерса, илтеп тапшырабыз, – ди гыйбадәт йортының актив әгъзасы Гөлфия Зиннәтуллина.

Нинди күркәм гамәл – Аллаһ ризалыгы өчен, бакыйлыкка күчкән туганнары рухына дога укытып, сәдакә китерүчеләр көн озынына килә торды, килә торды. Рамазан ае вакытында зәкят, гомумән, сәдака бирүчеләрнең саны арта, һәм бу бик күркәм күренеш.

Ураза тотучыларның, бигрәк тә яшьләрнең, елдан-ел күбәя баруы,  Аллаһы Тәгаләне танып белү, нәтиҗәдә аны күңел күзе белән күрә башлау калебебезне сафландыра, пакьли. Иртән кояш чыкканчы ике сәгать кала сәхәрдә тукланган дин кардәшләребез көн саен кич мәчеткә  авыз ачарга- ифтарларга җыелды, күпләр ифтар  табыннары оештырды. Көне буе ашау-эчүдән һ.б. тыелып торганнан соң суның, ризыкның тәмен тою, тәравих намазлары, Илдар хәзрәтнең вәгазьләре, көн саен бер хәдиснең асылын гади тел белән, тормышчан итеп, тәфсилләп аңлатуы, кичке укуларда гыйлем туплау  һ.б. –  узып киткән Рамазан аеның иманны ныгыткан, әхлакны көчәйткән  уңалмас бизәкләре. Һәм боларны сәбәп иткән Аллаһыбызга мең рәхмәтләр булсын!

Мәчеттәге күпсанлы өммәттәшләребез арасында  җыйнак гәүдәле, нурлы йөзле Роберт Саттаров белән сөйләшеп алдык. Роберт Рафикь улы Надеждинода яши. Сөбеханалла, ул җәмәгате белән алты бала тәрбияләүче ишле гаилә башлыгы икән. Тәрбияле, әдәпле бу балалар мәчеткә укырга йөриләр. Бүген бәйрәмгә әтиләре белән Карина, Алина, Камилла, Әминә, Диләрә, Альберт, аның хатыны Дарья килгәннәр иде (фотода).

 – Мин 1999 елдан бирле ел саен ураза тотам, намаздамын. Гаиләбез  белән дини йолалар, гореф-гадәтләрне үтәп яшибез. Быел дүрт балабыз минем белән бергә ураза тотты, иң бәләкәйсе  – өч көн, – дип сөйләде Роберт Рафикъ улы.

Роберт Саттаров, бәйрәм белән котлап, барча мөселманнарга изге теләкләрен җиткерде.

 – Мин һәр кешегә мәрхәмәт, бәрәкәт, иман байлыгы, ил-көннәребезгә тынычлык телим. Аллаһыбыз бервакытта да безне ташламасын, һәрчак безнең белән булсын! – диде ул.

Шатлык-сөенеч –  быел да беренче тапкыр ураза тотучылар бар, һәм алар уразаның март аена туры килүе, көннең артык озын булмавы әлләни кыенлык тудырмады, диләр.

Мөселман кардәшләр, бәйрәм көннәре дә узып китәр. Әмма рамазан аенда акланган, пакъләнгән, сафланган күңелләребез, тыелган нәфесебез искиткеч  тәрбия алган килеш калсын! Без шулай гына яшәешнең кара тапларын, заман йөзен каралткан бозыклык, азгынлыкны, тәртипсезлекне  һ.б. йөгәнли алабыз.

Ислам шәригате белән гамәл итүче мөхтәрәм мөселманнар! Аллаһы Тәгалә айларның солтаны булган мөбарәк рамазан аенда тоткан уразаларыбызны, укыган тәравих намазларыбызны, кылган гамәл-гыйбадәтләребезне кабул кылса иде. Сугышлар бетеп, тынычлык урнашуын теләп, чын йөрәктән, күз яшьләренә манчылып, ай буе миллион-миллионнарча догалар кылынуын-укылуын Бөек Аллаһыбыз ишетсә һәм Тынычлык бәхетен китерсә иде.

***

Иртәгә, 31 мартта,  Бәләбәй шәһәренең тарихи мәчетендә балалар өчен Ураза бәйрәме була. Башлана сәгать 11дә.

Зәйфә Салихова.

Фәнил Зарипов, автор фотолары

 

Күңелләрне нечкәрткән бәйрәм
Күңелләрне нечкәрткән бәйрәм
Күңелләрне нечкәрткән бәйрәм
Күңелләрне нечкәрткән бәйрәм
Күңелләрне нечкәрткән бәйрәм
Күңелләрне нечкәрткән бәйрәм
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас