Үзенең булмышы шундый – шәһәр, район, татарлар оешмасы һ.б. тормышына кагылган бернәрсәгә дә битараф кала алмый торган, гамьле кеше ул. Ачык йөзе, көр тавышы белән эш бүлмәсен тутырып кергән аңа карап, һич тә 80 яшьлек бабай дип әйтеп булмый. Аның белән теләсә нинди темага рәхәтләнеп гәп корырга, ниндидер китап турында фикер алышырга (ул шәһәрдә иң күп китап укучыларның берсе), киңәш сорарга була. Ә бит чыннан да шулай, гомеренең шулкадәр язы, җәйләре, кышы, көзләре хезмәттә, җәмәгать эшләрендә кайнап узган дә киткән. Әйдәгез, укучым, аның лаеклы узган тормыш юлына күз салыйк әле.
Флүр Фәрит улы Яһудин 1945 елның 19 апрелендә Әлшәй районының Гәйнәямак авылында туган. Әтисе Фәрит Бәдретдин улы сугыштан авыр яраланып кайткач, авылга колхоз рәисе итеп куялар. Әнисе Фәридә Нигъмәт кызы гади колхозчы була. Хәтере шәп, укуга сәләтле малай Үрнәк авылында – башлангыч, Шахта бистәсендә җидееллык рус мәктәбен тәмамлагач, Аксен авыл хуҗалыгы техникумында укып, агроном һөнәре ала һәм соңрак җиде ел төрле хуҗалыкларда бригадир, агроном булып эшли.
Техникумнан соң өч ел армиядә була, Германиядә ракета гаскәрләрендә отделение командиры булып хезмәт итә.
– Дәүләкән игенчелек совхозында эшләгән чакта мәхәббәтем – Клара Юныс кызын очраттым һәм без, никахка кереп, гаилә кордык, – дип сөйли Флүр Фәрит улы. – Бер-бер артлы өч улыбыз туды: Илдар, Илгиз, Илдус (исемнәрен генә күрегез сез, барсы да ил сүзеннән башлана!). Хәзер алар һәрберсе үз гаиләсен корып яшиләр. Бәхетлебез – биш оныгыбыз бар! Әйткәндәй, бәхетле Яһудиннар пары 2020 елның җәендә алтын туйларын уздырганнар – гаилә корып бергә торуларына 50 ел тулган.
Флүр Фәрит улы югары белем алу хыялын да тормышка ашыра. Ул Башкорт дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлап, юрист һөнәренә ия була. Юллама буенча Бәләбәйдә эшли, һәм аны район партия комитеты "Память Ленина" колхозына рәис итеп эшкә җибәрә. Ул заманда колхоз җитәкчеләренә кытлык зур була бит. Коммунист Флүр Яһудин өч ел рәис йөген тартканнан соң, вазыйфасын урынбасарына тапшырып, юридик эшенә кайта. Әмма аны тагын район комитетына чакырып алалар, ул тугыз ел партия аппаратурасында хезмәт куя. "Бу чор минем өчен зур тормыш мәктәбе булды, халык белән эшләү тәҗрибәсе бирде", – дип искә ала Ф. Яһудин.
Ә инде партия таркалган 1991 елдан хаклы ялга чыкканчы экология һәм табигатьне сакпау өлкәсендә эшли ул. Хезмәтенә күрә хөрмәте: экология өлкәсендә эшләгәндә Туймазы зонасында беренче урыннар яулаган өчен өч тапкыр Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Флүр Фәрит улы кайда гына, нинди генә җаваплы вазыйфаларда эшләсә дә, намусына тап төшерми – балачактан алган гаилә, ата-ана тәрбиясе үз ролен үти.
Аннары кечкенәдән, мәктәптә, вузда укыган чакларында да, социаль юнәлештә актив булырга кирәк дип тәрбиялиләр, шуңа да активлыгы аның канына сеңгән, булса кирәк. Мәсәлән, армиядә хезмәттә чагында аны ракета дивизионының комсомол секретаре итеп сайлыйлар. Университетта укыган чакта курс старостасы, БДУның комсомол комитеты әгъзасы, төзелеш отряды командиры була, соңрак баш инженер вазыйфасын үти. Укыгандаиң актив студентларның берсе буларак, аны Болгария, Румыния илләренә комсомол путевкасы белән бүләклиләр.
Туксанынчы милли күтәрелеш чорында активлык бигрәк тә таләп ителде. Җиде ел Татар иҗтимагый үзәге рәисе йөген тарткан Флүр Фәрит улы ул чакларны хәтерләп:
– Бәләбәй татарларының үзаңын уяту җәһәтеннән зур гына эшләр башкардык. Үзем оештырып, Казан һәм Болгар шәһәрләренә милләтттәшләрне сәяхәткә алып бара идем. Шәһәр, районда туган телдә үткәрелгән чараларны оештыруда кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтергә тырыштым. Әйтергә кирәк, мин башка иҗтимагый оешмалар эшеннән дә читләшмәдем. "Офицерлар" союзы оештырып, армия офицерларына биш катлы йорт салуга ирештек, – дип искә ала ул.
Ул гына да түгел, берничә ел шәһәр хакимиятенең җәмәгать палатасы әгъзасы булып тора. Биш ел буе "Гадел Русия" партиясенең Бәләбәй оешмасын җитәкли.
Инде 20 елдан артык үзе яшәгән "Девон" микрорайонында квартал комитеты рәисе вазыйфасын алып бара. Кайберәүләр җәмәгать эше дисәң, Каф тау артына качарга торалар, ә ул менә гел шул эшләр уртасында кайный, әмма иң беренче чиратта ир кеше, гаилә башлыгы булуын бервакытта да онытмый. Халыкта бит шундый төпле, матур әйтем бар: һәр ир кеше үз гомерендә мөһим өч эшне башкарырга тиеш – йорт салырга, малай үстерергә һәм агач утыртырга.
Флүр Фәрит улы боларның барсын да артыгы белән үтәгән һәм шуңа күрә җаны тыныч: инде егерме елдан артык үзләре салган өйдә Кларасы матур итеп дөнья көтәләр; югарыда әйтелгәнчә, менә дигән өч егет үстереп, югары белем алырга ярдәм итеп, олы тормыш юлына бастырганнар. Ә өй янына утырткан алмагачлары, чияләре һәм башка куаклары һәр саен чәчкәләргә күмелеп, көзләрен мул уңыш бирәләр.
Бүген дә җәмәгать эшләре уртасында кайнаучы милләттәшебез Флүр Фәрит улының картлыгы бәхетле. Алга таба да шулай була күрсен! Аллаһы Тәгалә тигезлектән һәм сәламәтлектән аермасын!
Фотолар гаилә архивыннан.