Барлык яңалыклар
Общие статьи
26 Май 2025, 11:00

Җәйге каникул файдалы үтсен

Уку елы артта калды, һәм яшь бәләбәйлеләр түземсезләнеп җәйге каникулны көтә. Быел балаларга вакытларын файдалы үткәрү, көч туплау һәм табигать матурлыгы белән хозурлану өчен күп мөмкинлекләр бар.

Җәйге каникул файдалы үтсен
Җәйге каникул файдалы үтсен

Бәләбәй балалары өчен  күп еллар "Юлдаш" сәламәтләндерү комплексы иң популяр ял урыннарының берсе булып кала. Родники һәм Покровка авылларының матур урыннарында урнашкан лагерьларда балалар янә ял вакытларын файдалы үткәрәчәкләр, табигать матурлыгына сокланачаклар.

2025 елда өч смена уздырырга ниятләнә: 6сыннан 26 июньгәчә, 30 июньнән 20 июльгәчә һәм 24 июльдән 13 августкача.

Балалар өчен күңел ачу һәм спорт чаралары, уен һәм концерт программалары,төрле иҗади конкурслар, шөгыльләр буенча занятиеләр оештырылачак. Җәйге сменалар укучыларны сәламәтләндерүгә, ял иттерүгә генә түгел, ә аларның иҗади мөмкинлекләрен, уңай шәхес сыйфатларын үстерүгә дә юнәлтелгән.

Мәгариф идарәсе мәгълүматы буенча, балалар ялы һәм аларны сәламәтләндерүнең шәһәрдән читтә оешмаларына юлламаны дәүләт мәгълүмат системасының (ГИС) мәгълүмат порталы аша (http:/rest.edu-rb.ru ссылкасы буенча) юллама сатып алуга гариза бирү юлы белән үзаллы алып була.

Башкортстан Республикасы территориясендә урнашкан шәһәрдән читтәге лагерьда бер балага бер тәүлеккә тәкъдим ителгән хак 2025 елда 1238 сум тәшкил итә. 21 көнлек бер сменага юлламаның минималь бәясе 25 998 сум була.

Әйткәндәй, Башкортстан Республикасында 25 998 сум күләмендә куелган минималь хак буенча ГИСның мәгълүмати порталы аша бала өчен юллама сатып алганда, ата-аналар 7 799 сум түли, ә калганын республика бюджеты каплый.

Әгәр юллама  күбрәк хак белән сатып алынса, Башкортстан Республикасы бюджет акчасы 18 198 сум тәшкил итә, ә ата-аналар путевка хакының калган өлешен түли.

Юллама алу өчен кирәк:

  1. ГИС порталында http:/rest.edu-rb.ru ссылкасы буенча шәхси кабинетка керергә;
  2. Шәхси кабинетта исемлеккә ярашлы документларны урнаштырырга;
  3. Тәкъдим ителгән реестрда балалар ялы һәм аларны сәламәтләндерү оешмасын сайларга;
  4. Юллама бирүгә гариза бирергә. Гариза статусы "на рассмотрении РОО"га үзгәрәчәк.
  5. Субсидия бүлү мөмкинлеге расланганнан соң статус "на рассмотрении ДОЛ"га

үзгәрәчәк. Аннары сайланган лагерь белән бәйләнешкә керергә, договор төзергә һәм ата-ана взносын түләргә.

Әйткәндәй, мәктәп яны лагерьларенда да ял оештырылачак. Беренче смена 2сенән 22 июньгәчә уза. Бөтен гимназияләр, 1, 5, 7, 8, 16 нчы мәктәпләр, мәктәп-интернат,"Яңа буын" үзәге һәм  Приют поселогының "Балалар иҗаты үзәге" балалар өчен ишекләрен ачачаклар. 965 бала ял итәчәк.

Икенче смена 30 июньнән 20 июльгәчә. Мәктәп яны лагерьлары 1 нче гимназия, Татар гимназиясе , 5, 7 ,8, 15, 16, 17 нче мәктәпләрдә, мәктәп- интернатта, "Яңа буын" үзәгендә һәм Приют поселогының "Балалар иҗаты үзәе"ндә оештырылачак. 1045 бала ял итәчәк.

Сораулар белән БР Бәләбәй районы Мәгариф идарәлегенә мөрәҗәгать  итәргә мөмкин, телефон: 8 (34786) 5-72-18.

Регина Фәизова әзерләде.

 

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас