17 яшеннән – фронтка
1925 елгы Нур Төхвәтша улы тумышы белән Бәләбәй районының инде исеме дә онытылып барган Ташкичү авылыннан. Укуга сәләтле малай Мәтәүбаш җидееллык мәктәбен тәмамлагач, Бәләбәйнең 1 нче санлы мәктәбендә укый башлый. Тик аны тәмамлый алмый, дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башлана.
Егет корына кереп кенә барган 9 нчы сыйныф укучысы Нур сугышка җибәрүләрен сорап, хәрби комиссариатка бара һәм теләгенә ирешә. Шулай итеп, ул 17 яшендә фронтка китә. Башта хәрби училище, аннары һава-десант гаскәрләре, Мәскәү хәрби округы гвардия частьлары, 3 нче Украина фронтында дошманга каршы сугышларда катнашу. Румыния, Венгрия, Австрия, Чехословакияне фашистлардан азат итүдә катнашып, батырлыклар күрсәтә егет. Сугышчының күкрәген III дәрәҗә Дан, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, дистәдән артык медальләр бизи. Ул миномет расчеты командиры да була, һава-десант гаскәрләрендә хезмәттә чакта 197 мәртәбә парашюттан сикерә. Сугыш тәмамлангач, тагын биш ел ил сагында калырга туры килә. Кызыл мәйданда берничә Җиңү парадында уза. Солдат шинелен салып, 1950 нче елда гына туган җиренә кайта.
Шушы урында әйтеп узыйк, сугыш ветераны буларак, ул үзе элек хезмәт иткән дивизия ветераннары белән очрашуларда еш катнаша. Иң әһәмиятлесе – Тула һава-десант дивизиясенең 50 еллыгы уңаеннан булганы. Очрашуларда илебезнең хәрби көчләрен беркайчан да, беркем дә җиңә алмаячагы турында чыгышларында горурланып сөйли торган була ул.
Исәнме, кадерле Туган җир!
Ниһаять, улың якты хыялларын тормышка ашырырга сиңа кайтты.
Әлбәттә, урта белеме дә булмаган яшь егеткә тыныч тормышка яраклашу җиңел булмый. Әмма белем алуны беренче максаты итеп куйган Нур Төхвәтша улы барсын да җиңеп чыга: урта мәктәпне тәмамлый, югары белем ала. Район партия комитеты балалар белән эшләргә тәкъдим иткәч, җиң сызганып укыту эшенә тотына. Өч кенә ай Пятилетка мәктәбендә укытырга өлгергән егетнең лидерлык сәләтләрен күреп алалар һәм аны мәктәп директоры итеп тәгаенлиләр. Шуннан бирле Нур Төхвәтша улы 40 елдан артык гомерен директорлык эшенә багышлый, бар булмышын мәктәп тормышына багышлый. 40 ел! Әйтүе генә җиңел. Аны чын мәгънәсендә үзен һәм җәмгыятьне ихтирам иткән, актив тормышка сәләтле, үзаллы эш итә белгән, белемгә омтылган, башкалар мәнфәгатен кайгырткан гражданнар тәрбияләүне максат итеп куйган һәм шушы эшкә зур өлеш керткән шәхес дип әйтергә була..
20 ел буе ул җитәкләгән Байморза авыл мәктәбе районда һәрвакыт алдынгылар рәтендә була. Укыту сыйфаты буенча да, төрле смотр-конкурслар булсынмы – байморзалылар гел беренче! Шуңа да әлеге мәктәп базасында район методик берләшмәләр киңәшмәләре да, директорлар семинарлары да һ.б. еш үткәрелә.
Нур Төхвәтша улының, тәҗрибәле укытучы һәм җитәкче буларак, үз эш серләре, алымнары була. Бердән, ул ата-аналарга таянып эшли, район ветераннар советы белән тыгыз бәйләнештә була. Аннары, кадрлар тәрбияләп үстерүнең гаять мөһим икәнен аңлый ул. Бәләбәй педагогия училищесы белән һәрчак бәйләнештә тора, аың мәктәбендә студентлар даими рәвештә практика үтә. Горурланырлыгы була Нур Төхвәтша улының: 11дән артык шәкерте төрле елларда мәктәп директоры вазыйфасын үтиләр. Алар арасында Хәйруллина З.М, Идиатуллина Җ. М., Гомәров Ә.С., Еркеева Г. Х., Ногыманов Р. Г., Фәхриева Л. Н, Курманкаева З.М. һәм башкалар бар. Санаторий урта мәктәбендә директор булып эшләгән Асия Рим кызы Гыйбаева Нур Төхвәтша улын искә алып:
– Ерак 1991 елда педучилище тәмамлаган мине мәктәп директоры булып Бөек Ватан сугышында катнашучы Еркеев Нур Төхвәтша улы эшләгән Байморза мәктәбе каршы алды. Мин – яшь укытучы җитәкченең даими контролендә, күз уңында булдым. Аның таләпчәнлеге, аталарча хәстәрлеге-кайгыртуы өчен бүген дә рәхмәтлемен, – ди ул. –Ул эшләгән чорда Байморза мәктәбе районда үз күркәм йолалары, сәламәт микроклиматы булган алдынгы мәктәпләрдән булды. Ул һәркемне аңлый, кичерә белә, һәркемгә ярдәм кулы сузарга әзер торган кеше иде. Һич арттырусыз, мәктәп аның яшәү мәгьнәсе, булмышы, шатлыгы иде, дип әйтергә була.
Гаилә күрке – балаларда
Эшендә ихтирамлы хезмәткәр, җитәкче, ә семьясында ифрат та гаиләчел кеше, һәр яктан үрнәк була. Пар канаты, тугры юлдашы, киңәшчесе Хәзинә Гыйльметдин кызы белән тату тормыш көтә алар. Гаилә традицияләренә таянып, күркәм сыйфатлары үрнәгендә ике бала тәрбияләп үстерәләр. Кызлары Ләлә ханым Гыйлфанованы белмәгән кеше бик сирәк, ул 40 елдан артык мәгариф өлкәсендә эшләде, туган тел сагында торучыларның берсе булды. Уллары Раммэль исә озак еллар югары квалификацияле юрист булып хезмәт куйды. Ә Нур Төхвәтша улының укытучылык эшен бүген оныгы Эльвира дәвам итә – ул БДПУда укыта. Киленнәре Әлфия Гали кызы да укытучылар династиясенең бер вәкиле – ул күп еллар Бәләбәй шәһәренең 1 нче сәнгать мәктәбендә директор булып эшләде.
Раммэль Нур улы башлаган юристлар династиясе дә ишәгән. Ул һәм аның кызы Миләүшә – хөкемдарлар, ә Ләлә ханымның тормыш иптәше Әнгам Әмир улы – икътисадчы-юрист, аларның улы Марат – прокуратура хезмәткәре.
Кеше китә, җирдә якты исеме, эзе кала. Балалары, оныклары, инде туруннары да Нур Төхвәтша улының юлын лаеклы дәвам итәләр.
Ләлә Нур кызының күңелендә әти-әнисе турында якты хатирәләр кадерләп саклана. "Безнең әти яхшы гаилә башлыгы, чын әти иде. Без энем Раммэль белән зур мәхәббәт эчендә үстек, иң бәхетле балалар булдык. Әти белән әни безгә үгет-нәсыйхать бирмәделәр, бөтен яклап үзләре үрнәк булдылар. Эштә дә, гаиләдә дә әти-әни горурланырлык булсын дип тырыштык. Әтиебезнең, кешеләргә яхшылык эшләргә тырышыгыз, дигән васыяте яшәү девизыбыз булды", – дип искә ул кадерлеләрен.
Нур Төхвәтша улы балаларының кадер-хөрмәтен күреп, 82 яшендә мәрхүм булган. Нәкъ йөз яшь тулган көнне, 25 майда, Бәләбәй тарих- туган якны өйрәнү музеенда Нур Төхвәтша улы Еркеевның тормыш юлына, хезмәт эшчәнлегенә багышланган экспозиция ачылды.
Зәйфә Салихова.
Фотолар гаилә архивыннан.