Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 август 2025, 13:00

Бәләбәйне бөтен дөньяга танытты ул

       Күренекле җитәкче, галим  Марс Әмировның тууына-- 95 ел

Бәләбәйне бөтен дөньяга танытты ул
Бәләбәйне бөтен дөньяга танытты ул

  Үсмер чактан ук иҗатка тартылган кеше буларак, үзем завод системасында  эшләрмен дип һич тә уйламадым. Шулай, Бәләбәйдә яшәгәндә, авылдашым,    “Автонормаль” заводының данлыклы, күп станокны хезмәтләндерүче, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры Гамир Гатауллин  җитәкчелеккә төзеләчәк ял базасы директоры вазыйфасына мине тәкъдим итте. Башта профком рәисе, соңрак завод  директорының кабинетында  “иләндем”. 1984 елның 12 сентябре иде бу. Мине  күлмәгенең җиңнәрен сызганган, күзләреннән очкын чәчелеп торган,  бик җитди кыяфәтле  Марс Гыйзетдин улы Әмиров каршылады. Ул кыскача тормыш юлым белән  кызыксынды, 7-8 минут эчендә хезмәт шартлары хакында аңлатты, профком белән берлектә чаралар планын төзергә, төрле эшне башкару өчен заводтагы  һәр подразделениенең тиешле җитәк челәрен махсус тәгаенләү турында фәрман бирде. Куәтле заводның 9300(!) хезмәткәрен бер йодрыкта тотып эшләткән, гаять таләпчән җитәкчедә тәүге чиркангычны алып чыктым. Сабаклары алда булды, һәммәсе дә план буенча барды. Эш барышындагы кайбер моментлар алда искә алыныр әле.     

                     Үрләр кыюларга буйсына

...Кем соң ул Әмиров?  Бәләбәйне илебезгә, хәтта дөньяга таныткан шәхеснең тормыш, хезмәт юлын нинди генә эпитет-метафораларга “төрсәң”дә аз булыр кебек. Тамырлары бәләкәй генә, өязле Бәләбәй шәһәреннән булган Марс кайчандыр илебезне шаулатыр дип кем уйлаган? Әтисе партия-хуҗалык эшендә хезмәт куя, әнисе Мөшәрәфә апа гади укытучы булып эшли. Хезмәт юлын  тәрбиячедән, Уфа моторлар төзү берләшмәсендә механиктан башлаган, соңрак биредә партком секретаре урынбасарына кадәр күтәрелгән. Марс Әмировны шулай бер көнне Бәләбәй шәһәрендә төзеләчәк “Автонормаль” заводының директоры итеп тәгаенлиләр. Башкаланың куәтле сәнәгать предприятиесендә уңышлы эшләп, яхшы шартларда яшәгән гаилә әгъзалары да уйга чума. Бик озак уйлангач, республика җитәкчелеге, СССР  автомобиль сәнәгате министрлыгының тәкъдимнәренә Марс Гыйзетдин улы каршы килмәскә була. Икенчедән, Бәләбәй аның туган төяге  бит. Җаны да тарткандыр, бәлки.  Шулай итеп, 37 яшьлек Әмиров, Уфаны калдырып, аякларына сазлыкта йөри торган  итек  киеп, төзелешнең алгы сафында үзе эшчеләрне әйдәп бара.  Билгеле, булачак  завод төзү мәйданында митинг үтә. Беренче сүз генераль подрядчы,“Шкаповнефтестрой” тресты идарәчесе В.Шендельгә, ә гигант автозавод төзелешенең нигезен  чокый  башлау хокукы монтаж эшләре  идарәсенең экскаваторчылары: коммунист Гайса Гарифуллинга, Владимир Спиридоновка, Фәрит Тутаевка бирелә. Менә шулай, 1967 елның 9 октябрендә  башлана Бәләбәй тарихындагы  иң зур төзелеш обьекты. Аның максаты – “ВАЗ”ны метизлар: пружина, болт, гайка, шөреп һәм башка детальләр белән  тәэмин итү була.

 Марс Әмировка бер үк вакытта төзүче, икътисадчы булырга, төзелеш буенча урынбасар, баш инженер,  башка белгечләрне үзенә сайлап алырга туры килә. Аның беренче ярдәмчесе, соңрак урынбасары, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры Наил Кәримов була. Тиздән дирекция составы раслана: А.Танатаров—баш инженер, Ә.Сәитов – баш бухгалтер, А.Родкин – баш технолог урынбасары, А.Коншин – төзелеш буенча директор урынбасары. Ә Марс Гыйзетдин улының  тормыш иптәше Ләлә Әмирова диспетчер эшен  башкара, төрле мәгълүматларны тиешле урыннарга тапшыра.  Завод төзелеше зур контроль астында була. Биредә “АвтоВАЗ” ның генеральный директоры В. Поляков, шулай ук З. Нуриев, М. Шакиров, З. Акназаров кебек республика  җитәкчеләре берничә тапкыр булалар, анык  ярдәм күрсәтәләр. Завод төзелешендә республиканың, илебезнең төрле почмакларыннан,  хәтта Болгариядән 500 дән артык  белгечләр, эшчеләр  катнаша. Аларга яшәү өчен шәһәрдә тиз арада биш катлы йорт төзелә. Хәтта Болгар егете Димитр  Димитров мәхәббәтен – Лидия Зөфәр кызын Бәләбәйдә тапты (бу хакта “Кызыл таң”да 28.05.2005 ел яздым). Алар шәһәрне гомерлеккә үз итәләр.

 Еллар үтә торды, 1971 елның 1 гыйнвары алдыннан ”Автонормаль” заводының автомат, пружина, калибрлау һәм башка цехлары, участоклары үзләренең беренче продукция бирүләре турында рапорт бирде. Шул ук вакытта башка цехларны, төрле мөһим объектларны төзү дәвам итә. Марс Гыйзетдин улы исә һәр нәрсәне –  яшь завод сулышын йөрәге белән  тыңларга да, төзелүче башка объектларда эшчеләр белән ихлас аралашырга да, һәммәсенә өлгерә. Станокчылар янына да барып сөйләшә, үтенечләре, гаилә хәлләре белән кызыксына. Чөнки аларның көнкүреш проблемалары хәл ителмәсә, билгеле, продукция җитештерү дә, завод төзелешенең аксавы да көн кебек ачык. Хәстәрлекле, универсал җитәкче барысын да  үз вакытында күңел күзе аша үткәрергә тырышты, производство күрсәткечләре югары булды. Шулай ук  кадрларны иләк аша, дөрес итеп сайлау да үзенә күрә яхшы нәтиҗәләр биргәндер. Әйткәндәй, Марс Әмиров искиткеч талантлы шәхес: дипломат, психолог, җитәкче-оештыручы  булды. Ул бигрәк тә яшьләргә ышанды. Э .Абдразәков,Ә.Әделгилдин, В.Зернаев, С.Хәйруллин, В.Пержинский, Ф.Хәйруллин, Р.Гәрәев,  Ф. Зәйнуллин  һәм башка җитәкчеләрне үзенең ышанычлы ярдәмчеләре итеп күрде. Аларны хезмәт баскычлары буенча күтәрүгә дә зур игътибар бирде. Әйтик, Халыклар Дуслыгы ордены кавалеры Александр Сергеевич Буйлов  –  эшче-автоматчыдан коммерция буенча директорга кадәр күтәрелгән кеше. 7 ел дәвамында профсоюз комитетын дә җитәкләргә өлгергән. Менә шундый җегәрле ир-егетләр белән заводның даны еракларга тарала. Әлбәттә, алдынгы эшчеләр, Русиянең атказанган машина төзүчеләре: В.Райманов, В.Захаров, Н.Ханнанов, Ю.Сапогов,  М. Миловзоров, А.Потапов, Башкортстанның атказанган транспорт хезмәткәре Адинус  Гайнуллин һәм башкалар  илебезне данладылар. Заманында предприятие “АвтоВаз”, ”КамАЗ” заводлары өчен 127,5 процент продукция  чыгарып, меңәрләгән җиңел һәм йөк машиналарын җитештерүне тәэмин итте.                                                                                                           Эш дәверендә Марс Гыйзетдин улына командировкаларга да күп йөрергә туры килә. Самолетта очканда да, кунакханәдә булганда да төрле документлар белән мәш килә, завод белән дә элемтәгә кереп ала. Нинди генә очракта да үзен аямады. Заводта станок җитештерү цехын булдыруны тормышка ашыручы новатор, рационализатор, галим дә ул. 1983 елда техник фәннәр кандидаты, бераздан  профессор дәрәҗәсенә ирешә. Нәтиҗәдә, 1987 елның 31 декабрендә  УАИ һәм “Автонормаль “ заводы белән берлектә “Автонормаль” предприятиесендә  махсус кафедра барлыкка килә. Соңрак, Бельгиянең ,Америка, Германия, Чехословакия, Австрия , Италиянең  фирмалары белән  элемтәдә булу, фәнни-техник яңалыкларны кертү, шулай ук директорның Будапештта халыкара симпозиумда катнашуы да  предприятие өчен отышлы була .Ә аңа кадәр исә, Бәләбәйдә Марс Әмиров инициативасы  белән  махсус училище, 1973 елда  машина төзелеше техникумы ачыла. Аның даны тора-бара бөтен Русиягә тарала. Димәк, алдан күрүчән җитәкче  олы масштаб белән эш  иткән...

                                 Һәйкәлгә тиң изге гамәлләре

  Билгеле, бу искиткеч җитәкче, кабатланмас шәхеснең кешелек сыйфатларын  гәзит битендә хәтта санап кына  чыгуы да  мөмкин түгелдер. Шулай да, аның җитәкчелеге астында эшләгәндәге бер мизгелне искә аласы килә. Заводның төзелүче ял базасы директоры вазыйфасын башкарганда кышкы тайгак юлда миңа беркетелгән җиңел машинаның алгы өлешен җиңелчә бәрдердем һәм транспорт цехы җитәкчесе шул арада акт төзеп, минем хезмәт хакыннан фәлән сумманы тотып калу турында боерык әтмәлләп, директор исеменә җибәргән. Баксаң,  зур завод җитәкчесе формаль рәвештә генә документка кул куеп утырмый икән. Боерыкны кире борып, шактый вакыт минем намуслы эшләвемне күргән олы җитәкче тегенең үзенә шелтә белдергән. Бу мактану түгел, ә директорның кешегә карата шулкадәр игътибарлы, гадел булуы турында сөйли. Шуңа да, Марс Гыйзетдин  улын олысы да,кечесе дә бик хөрмәт итте. Ни үкенеч, хәзер андый җитәкчеләр юк шул инде...  “Каты куллы” акыл иясе, остазым , төгәл, сүзендә тора белгән Кеше буларак, Марс ага белән бик тә  горурланам. Ул мине гаделлеккә, төгәллеккә өйрәтте. Ял базасын төзегәндә, вакыты чикле булса да, объектка хәтта үзе килеп, киңәшләрен биреп китте. Соңрак, вазыйфалы  эш тәкъдим итсә дә, мин Уфаны, иҗатны сайладым. Аңа чиксез рәхмәтлемен. Ә бит ул үзеннән соң бетмәс-төкәнмәс, кеше ышанмаслык гаять зур  эшләр башкарып  калдырды. Завод аркасында Бәләбәй танымаслык булып үзгәрде. Унберенче бишьеллык ахырына Техника йорты, 5 балалар комбинаты, профилакторий, ял базасы, поликлиника, җәмәгать туклану комбинаты, редакциясе булган типография, балаларны сәламәтләндерү комплексы, “Романтик” балалар клубы, куәтле тазарту корылмасы, ярдәмчел хуҗалык,  112,3 мең  квадрат метр торак файдалануга тапшырыла. Ә ераклардан үзенә дәшеп торган заводның 9 катлы административ бинасы, әйтерсең , Марс Әмировка куелган һәйкәлне хәтерләтә сыман...

 РСФСР  Югары Советы депутаты булганда да  Марс Гыйзетдин улы үзен сынатмады. Әйтик, Кыңгыр-Мәнәвездән Кунаккулга (Бишбүләк районы), ”Глухов        ская” шифаханәсенә табигый газ үткәрү, Знаменкада (Бәләбәй районы) казанлык төзү, Бәләбәй районы мәдәният йортын яңартып төзү һәм башка дистәләгән наказларны үтәүдә актив эшчәнлек күрсәтә... Ә менә зур җитәкчегә гаилә өчен вакыты калдымы икән? Тормыш иптәше Ләлә Ибраһим кызы (заводта бүлек начальнигы иде)  белән Рөстәмне (МДУны тәмамлый), Иринаны (Британия университетында белем ала) тәрбияләп үстерәләр. Марс ага сирәк булса да, алар белән табигатькә чыга, балык тотарга, җырларга , биергә ярата. Ә инде гомере  мөкиббән хезмәткә бирелүе, әлбәттә, эзсез калмый. Ул-- ике  Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь Революциясе, Почет Билгесе орденнары кавалеры, шулай ук   “Башкортстанның атказанган машина төзүчесе”, “Бәләбәй шәһәренең мактаулы гражданины” (үлгәннән соң) исемнәренә  лаек була. Данлыклы шәхеснең исемен мәңгеләштерү йөзеннән үзе төзеткән күркәм Техника йорты бинасына барельефы беркетелгән затлы мемориаль такта, янәшәдә генә шулай ук аңа бюст та куелган. Шунысы да куанычлы, үзе туган борынгы Бәләбәй шәһәрен төзекләндерүгә гаять зур өлеш керткән бер матур урамга  25 ел легендар җитәкче булган  Марс  Әмировның исеме бирелүе, шулай ук аның турында Динис Кургановның, Ләлә Әмированың китаплары чыгуы да олы кадер-хөрмәт.

62 яшендә ерак командировкадан кайтканда кинәт аның йөрәге туктавы күпләр өчен зур югалту булды, шулчак яу кебек халык белән тулган Бәләбәй урамнары ятимсерәп калды. Ә бит аның ниятләгән гаять зур уй-планнары булган. Ирексездән күренекле татар язучысы Әнвәр Бикчәнтәевның “Бөркет очканда үлә” дигән канатлы сүзләре күңелгә килә. Бәлки, шулай тап киләдер дә...

                       Әнвәр Сөләйманов. 

Бәләбәйне бөтен дөньяга танытты ул
Бәләбәйне бөтен дөньяга танытты ул
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас