Татьяна Исаева балачактан ук үзен закон һәм тәртип сакчысы итеп күрә. Мәктәптә яхшы укуы аның һөнәр сайлавын билгели – полиция. Аның фикеренчә, нәкъ монда ул кешеләргә хезмәт итү омтылышын тормышка ашыра алыр иде. 1 нче мәктәпне тәмамлап, БДИны уңышлы тапшырганнан соң, Татьяна Екатеринбургтагы Урал дәүләт университетының бюджет бүлегенә укырга керә.
Югары белем алган Татьяна, 2023 елда сынауларны уңышлы үтеп, Бәләбәй Эчке эшләр министрлыгы коллективына кушыла.
"Бүгенгедәй хәтерлим, 14 августта мин эшкә чыктым, һәм минем өстәлгә берьюлы ике эш ятты. Берсе – автомобиль урлау. Дулкынлануга карамастан, җинаятьчене кыска вакыт эчендә таба алдык. Бу эш миңа органнарда эшнең бөтен үзенчәлеген практикада аңларга ярдәм итте", - дип уртаклаша Татьяна.
Бүген Татьяна Исаева дистанцион урлаулар һәм айти-җинаятьләр белән бәйле эшләрне тикшерү буенча махсуслаша. Мошенниклык схемалары аның өчен аеруча кызыклы. Ул ачыктан-ачык эшләрне яратмавын таный, аферистларның үткен хәйләләрен уйлап, "баш ватуны" өстен күрә.
Карьерасында мавыктыргыч очракларның берсе күптән түгел булган. Аңа ире махсус операциядә катнашкан хатын мөрәҗәгать иткән. Әйтүенә караганда, иренең картасыннан зур суммада акчалар югала башлаган. Тикшерү барышында шикләнелүченең элек ире белән бергә җәза үтәгән ир-ат булуы ачыкланган. Шик-шөбһәләргә булса да, турыдан-туры дәлилләр булмый.
"Без картадан күчерүләрне күзәтергә булдык. Менә банктан шалтырату килә: имеш, минем зыян күрүчем зур сумма алмакчы. Мин гаҗәпкә калдымл, ул МХОда бит. Асылда, шикләнелүче зыян күрүче исеменә паспорт алган һәм инде берничә ай аның тормышы белән яшәгән. Ул хәтта аның исеменә берничә кредит алган. Гомуми зыян 1,6 миллион сумга якын тәшкил итә. Якын арада эшне судка тапшырырга планлаштырабыз", - дип сөйли Татьяна.
"Кыз кеше булу Татьянага эшендә ярдәм итәме?" – дип сорамый булдыра алмадым . Әйе, ярдәм итә булып чыкты.
"Хезмәттәшләр кайвакыт миңа теге яки бу эшне алырга кушалар, чөнки җинаятьчеләр миңа күбрәк ачыла, – дип елмаеп дәвам итә сүзен Татьяна. – Хатын-кызның сөйкемлелеге һәм елмаюы – үзе бер көч".
Киеренке эштән буш вакытта Татьянаның юанычы – сериаллар карау һәм номерлар буенча картиналар эшләү. Эшләре музей ачарлык җыелган инде.
Татьяна Исаеваның эшләрне ачудагы уңышлары игътибарсыз калмый. Җитәкчелек аның хезмәтен югары бәяли. Узган ел лейтенант Исаева хезмәт вазыйфаларын үтәүгә намуслы мөнәсәбәте һәм оператив-хезмәт эшчәнлегендә югары күрсәткечләре өчен Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.
Аның тарихы – максатчанлык, акыл һәм үз эшеңә тугрылык иң җаваплы һөнәрләрдә дә югарылыкка ирешергә мөмкинлек бирүнең ачык мисалы. Татьяна, юбкалы Шерлок кебек, җинаятьләрне ачу өчен киртәләр юк, иң мөһиме – һөнәрилек һәм Законга хезмәт итү теләге.
Регина Иванова. Елена Петрова фотосы.