Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 ноябрь 2025, 11:00

Балачактан билгеләнгән юл

Табиб – иң мөһим һөнәрләрнең берсе, ә балаларны дәвалау – безнең киләчәгебезне саклап калу дигән сүз. Чын педиатр гади доктор гына түгел, ул балаларның теләсә нинди  бәла-казаларына һәм кайгыларына битараф булмаган кеше, Аксаков авылының табиблык амбулаториясе табиб-педиатры Алик Гәрәйшин шундый белгечләрдән. Аның өчен һөнәре - яшәү рәвеше, ә иң югары бүләк – аның кечкенә пациентларының сәламәтлеге.

Балачактан билгеләнгән юл
Балачактан билгеләнгән юл

Алты ел сәламәтлек саклау системасында эшләве сайланган юлының дөреслегенә ышанычын какшатмаган. Бәлки, чөнки балалар докторның күзләренә өмет белән караучы һәм аның ярдәменә  ышанучы иң рәхмәтле пациентлар булгангадыр.

Алик Салават улына медицинага юл балачактан ук билгеләнгән була. Әнисе Юлия Владимировна үзен шәфкать туташы эшенә багышлый һәм еш кына улын үзе белән эшкә ала. Бу башлангыч тәҗрибә, кешеләрне кайгырту һәм коткару тормышына чуму онытылмас эз калдыра. Шуңа күрә, 2013 елда мәктәпне тәмамлагач, Алик Гәрәйшин икеләнмичә Башкорт дәүләт медицина университетына укырга керә.

Диплом алганнан соң, 2019 елда яшь белгечне Аксаков авылына җибәрәләр. Аның тыныч холкы, тыйнаклыгы һәм шәһәр ыгы-зыгысын яратмавы авыл җирлеге өчен бик яхшы булып чыга. Моннан тыш, педиатр «Земский доктор» программасында катнаша алган, бу аның һөнәри үсешендә мөһим адым булган..

Яшь белгечне амбулатория коллективында да, авылда да җылы кабул итәләр. Бүген аның участогында 800 бала яши, шул исәптән якындагы Надеждино авылыннан 200гә якын бала. Ләкин игътибарлы доктор 6 ел эшләү дәверендә авылда туучылар саны кимүе сизелүен әйтә. Әмма, бу хәлгә карамастан, узган ел белән чагыштырганда, быел Аксаковта бераз җанлану күзәтелүенә сөенә..

 "Эшкә нәкъ менә Аксаковка эләгүемә үкенмим. Шәһәрдә яшәсәм дә, авылда мине бөтен кеше таный, исәнләшә, киңәшә. Телефон номерым һәр әнидә диярлек бар. Алар өчен мин һәрвакыт элемтәдә", – дип уртаклаша Алик Гәрәйшин.

Земство табибының эш графигы минутлап язылган. Сезонлы салкын тию һәм грипп вакытында Аксаковтан гына түгел, күрше Надеждинодан да көн саен 30-40 бала кабул итәргә туры килә. Моңа якындагы  авылларга бару, хастаханәдә кизү тору һәм балалар поликлиникасында хезмәттәшләренә ярдәм итү дә өстәлә.

"Балалар белән эшләү миңа җиңел, чөнки һәр пациентка, хәтта иң кечкенәсенә дә, олы һәм мөстәкыйль шәхескә караган кебек карарга тырышам. Бу аларга үзләрен ышанычлы хис итәргә, кичерешләрен ачыкта-ачык уртаклашырга ярдәм итә", - дип сөйли табиб балалар белән эшләүгә мөнәсәбәте турында.

Бер ел элек Алик Салават улының "Земский доктор" программасында катнашканнан соң мотлак эшләү вакыты тәмамланган. Аксаковта яшәүчеләр яшь һәм талантлы врач аларны ташлап китәргә мөмкин дип борчыла башлаган. Ләкин курку юкка булган.

"Барысын да тынычландырдым, эштән китәргә яки башка эшкә күчәргә җыенмыйм дип ышандырдым. Миңа монда уңайлы, һәм мин нәрсәнедер үзгәртүнең мәгънәсен күрмим", - ди яшь педиатр елмаеп.

Шулай да Алик Гәрәйшин һөнәри яктан үсәргә ниятли. Киләчәктә ул көллияттә яки университетта укытырга тели. Безнең герой әйтүенчә, укыган чакта ук аңа курсташларына һәм кечерәк балаларга аңлаешсыз материалны аңлату ошый  торган булган. Аның белемгә омтылышы, белгәнен уртаклашуы, һичшиксез, аны бик яхшы укытучы итәчәк.

30 яшьлек табибның шәхси тормышы шулай ук уңышлы. Алик Салават улы өйләнгән. Аның хатыны Людмила да сәламәтлек саклау өлкәсеннән – балалар поликлиникасында шәфкать туташы. Алар  ике яшьлек уллары Артемны тәрбияли. Алик Салават улы өчен гаилә кыйммәтләре беренче урында тора.

"БИ" белешмәсе

"Земский доктор" программасы авыл районнарында эшләргә теләүче табиблар өчен мотивация булып тора. Аның максаты –  ерак торак пунктларда табиб кадрлары җитмәүне бетерү һәм урындагы халык өчен медицина хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген яхшырту.

Башкортостан Республикасы "Земский доктор" һәм "Земский фельдшер" программаларын федераль финанслау буенча РФнең топ-5 субъектына керә.

Регина Иванова

 

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас