– Без ел саен җитештерелгән продукцияне саклау куәте җитмәвен тойдык, шуңа күрә бу мәсьәләне хәл итүне кичектермәскә булдык, – дип сөйли хуҗалык җитәкчесе Денис Шахов.
Узган 2025 ел яшь фермер һәм аның әтисе – районның тәҗрибәле эшкуарларының берсе Александр Николаевичка катлаулы һава шартлары белән генә түгел, бөртекле культураларның мул уңышы белән дә исләрендә калган. Шаховлар гаилә предприятиесендә һәр гектардан 30 центнердан артык ашлык алганнар. Хуҗалыкта баштан ук игенчелектә элиталы орлыклар һәм сыйфатлы минераль ашламалар куллануга басым ясаганнар. Җирне алдап булмый, аңа күпме хезмәт һәм ресурс саласың, ул шулкадәр бирә.
– Әлбәттә, һава торышы кәефне нык боза иде, әмма без төшенкелеккә бирелмәдек – үстерелгән уңышны җыеп алдык һәм аны төбәк сатып алучыларына саттык. “Фермер оптимист булырга тиеш, югыйсә ул һаман фермер булмас иде” дигән гыйбарәне ишеткәнсездер, мөгаен. Бу безнең әти турында да әйтелгән. Җирдә эшләү никадәр генә кыен булмасын, без эшне туктатырга җыенмыйбыз, – дип сүзен дәвам итә Денис Александрович.
“Өсән” җәмгыяте – ел саен техника паркын яңартырга тырышкан район хуҗалыкларының берсе. 2025 елда монда, мәсәлән, фронталь төягеч һәм үзебездә җитештерелгән трактор сатып алганнар.
Яшь фермерның шәхси тормышында да шатлыклы вакыйга булган. Узган елның сентябрендә кызы туу белән Денис Шахов күп балалы әти булган. Эшмәкәр, әтисе үрнәгендә, буш вакытын гаиләсенә багышларга тырыша, чөнки ир-атның ышанычлы тылы – сине һәрвакыт көтеп торган ныклы гаилә икәнен яхшы аңлый ул.
Римма Солтанова.