Барлык яңалыклар
Общие статьи
16 гыйнвар , 13:00

Авыр, әмма бәхетле тормыш

Байморза авылыннан сугыш һәм хезмәт ветераны Мәйшәкәр Шәрифулла кызы Беляловага 2025 елның 28 декабрендә 99 яшь тулды. Аның гаилә язмышы буенча ил тарихын өйрәнергә була. Майшәкәр Шәрифулла кызы бер гасыр чамасы авыр, әмма бәхетле гомер кичерә. Аның картлыгы яраткан балалары, оныклары һәм оныкчыклары белән уза.  Әнисе язмышы турында улы Раил Белялов язган.

Авыр, әмма бәхетле тормыш
Авыр, әмма бәхетле тормыш

Балачагы Якутиядә узган

Әни 1926 елда Байморза авылында хезмәт сөючән крестьян гаиләсендә туа. Ул беренче бала була, аннан соң энекәше һәм ике апасы туалар.

Балигъ булганчы ул Якутиядә Незаметный (хәзерге Алдан шәһәре) поселогыннан 20 чакрым ераклыктагы кечкенә эшчеләр поселогында үсә, мәктәптә рус теле белән аз таныш булган якут, корея, кытай балалары белән бергә укый. 20 чакрым ераклыктагы мәктәпкә автобус белән йөртәләр. Майшәкәрнең әтисе белән әнисе  алтын табу руднигында эшлиләр. Җирле халык гаиләгә хөрмәт һәм ихтирам белән караган. Әни әле булса  кешеләрнең яхшы мөнәсәбәтләре турында якты истәлекләрен онытмый, ә бу салкын төбәктә башкача яшәп тә булмый. Хәтта Бөек Ватан сугышы вакытында да ачлык тоймыйлар, барысы да бер-берсенә ярдәм итәргә тырышалар. Хуҗалыкта сыер, ат һәм башка терлекләр асраганнар. Майшәкәргә 10 яшьлек юбилеена көчек- дога бүләк итәләр. Әни сөйләгвенчә, бу авызыннан курыкмыйча азык алырга мөмкин булган бердәнбер эт токымы.. Аның балачак хәтере башка бик күп кызыклы һәм күңелле хәлләрне саклап калган.

Әти-әнисенең авыр язмышы

Әнисенең әтисе, Биккулов Шәрифулла Биктаһир улы, 1894 елда Бәләбәй өязенең Байморза авылында хәлле крестьян гаиләсендә туа. Җиде елдан соң аның әтисе Биктаһир үлеп китә, ә бөтен мөлкәтен өлкән хатыныннан туган уллары бүлешә. Кече хатынын, улы һәм кызы белән, бернәрсәсез калдырдылар, һәм алар хәерче хәлендә калалар..

13 яшендә малай бай хуҗага эшкә яллана, 18 яшендә армиягә китә. Гражданнар сугышы вакытында кызыл партизан була, аннары отряд В.И. Чапаев дивизиясенә кушыла. 1 нче Пенза дивизиясенең элемтә батальоны составында да сугыша…

1919 елда 3 нче Башкорт полкы составында элемтә отделениесе командиры була. Соңрак фронтка Деникин армиясенә, ә аннары Юденичка каршы сугышырга җибәрелә. 1920 елның апрелендә Шәрифулла Биккулов яралану сәбәпле демобилизацияләнә. Өйгә кайткач, озакламый өйләнә.

Күмәкләштерү чорында, 1930 елның февралендә, авылдашлары аны «Барик»колхозының беренче рәисе итеп сайлыйлар. Льготалы партизан буларак (партизан билеты нигезендә) Кызыл таң бистәсендә гаилә өчен су чыганагы – Зифа чишмәсе (аның хатынын да шулай атаганнар) янында иркен йорт төзелә, сыер һәм дүрт сарык бүленә.

Ике –  «Барик» һәм «Алга» колхозларын берләштергәннән соң, сельпо рәисе, аннары Байморза авыл советы рәисе булып эшли. ВКП(б) сафларына керә, ике айлык Совет һәм партия төзелеше курсларын тәмамлый. Аңа авыр күмәкләштерү  һәм азык-төлек мәсьәләләрен хәл итәргә туры килә. Аның карарлары белән килешмәүчеләр дә, көнләшүчеләр дә була, алар эләк-анонимкалар язалар. Шуларның берсе нәтиҗәсендә, ач крестьяннарга ярдәм иткәне өчен, 1934 елда аңа каты партия шелтәсе игълан итәләр. Кабат донослардан соң 1936 елда ул партиядән чыгарыла.

Милиция җитәкчесе Булышев киңәше буенча, гаиләне эзәрлекләүдән һәм репрессияләрдән коткару максатыннан, Якутия рудникларында эшләү өчен документлар рәсмиләштереп (вербовкаланган),  хатыны һәм өлкән кызы белән шунда  китә. Ике кызын Гөлбустан белән Ләләне Стәрлетамак шәһәрендәге интернатка урнаштыра, ә бердәнбер улын Рәгатне Уфага ФЗО мәктәбенә укырга җибәрә. Льготачы-партизан буларак салынган йортны хатынының абыйсына калдырганнар. Шулай итеп, явыз кешеләр үчләшүе аркасында тату гаилә таркалган.

Язмыш ирониясе буенча, 1937-1938 елларда аның барлык дошманнары фаш ителә һәм «халык дошманы»дип игълан ителә.

1939 елның мартында ВКП (б)ның Бәләбәй райкомы Ш.Б. Биккуловны партия сафларына кайтару мәсьәләсен карый башлый. Эшне караганда, янәсе әләк язган кешенең укый, яза белмәве һәм рус телен белмәве ачыкланган. Доносларда бәян ителгән фактлар да расланмый. Әмма Ш.Б. Биккулов, ВКП(б) райкомы бюросының ахыргы карарын көтеп тормыйча, пропуск режимын чикләү вакыты якынлашу сәбәпле, Якутиягә китә. Эшне туктаталар…

Иркутскига барып җиткәч, рудникка үткәрү режимы вакыты беткәнен аңлый. Һәм гаилә якындарак  эш һәм торак эзләргә мәҗбүр була. Бабай Байкал күленең матур ярында урнашкан Иркутск өлкәсенең Слюдянка станциясендә слюда чыгаруда эшкә урнаша. Хатыны Зифа эшчеләр ашханәсенә эшкә бара. Бер катлы агач баракта яшиләр, икенче яртысы – ашханә була.

1940 елда гаилә язмышының чираттагы бәласен кичерә: әниемнең әнисе (минем әбием), Шәрифулла бабайның хатыны, бишенче балага йөкле булып, ризыктан агуланып үлә. Зифа  картәни  Слюдянкада җирләнгән.

Бары тик 1944 елда гына Ш.Б. Биккуловны хезмәт мобилизациясе буенча кече ватанына, Бәләбәйгә кайтарып җибәрәләр. Ләкин Гражданнар сугышының льготник-партизаны буларак аңа дип салынган йортны кире кайтарып булмый. Бабам хезмәт армиясендә Бәләбәйдә эшли, немец хәрби әсирләре составындагы төзүчеләр бригадасына җитәкчелек итә. Бәләбәй читендә хәрби складлар төзегәннәр.

Олы кызы Мәйшәкәр, әнием, хәрби частьның ярдәмче хуҗалыгына эшкә урнаша. Сыер савучы, пешекче ярдәмчесе, пешекче булып эшли, яраланганнан соң дәваланучы элекке штраф батальоннары составындагы немец әсирләрен һәм Кызыл Армия солдатларын ашата,.

Хезмәт мобилизациясе срогы тәмамлангач, бабай Туймазы районының Тукмак Каран авылына күчеп килә һәм шунда сугышта һәлак булган солдат Яушевның тол хатынына өйләнә. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр (1978 елның 19 февралендә вафат) Тукмак Каранда һәм күрше авылларда абруйлы булып яши. Ул мичләр һәм голландкалар чыгара, киез итек баса, балта остасы була, бакчачылык һәм умартачылык белән мавыга.

 Үз бәхетен таба

1947 елда Мәйшәкәр Шәрифулла кызы, күп кенә яшь кызлар кебек үк, Киров өлкәсенә торф эшкәртүгә алына, анда геологлар экспедициясе составында эшли. Кызлар нәфис җилкәләрендә 30 килограммнан артык авырлыктагы көпшәсыман бораулар тагып йөргәннәр. Ике елдан соң аны бригадир итеп билгелиләр, һәм ул, Киров өлкәсенә торф эшкәртүгә кызларны җәлеп итү максаты белән, Башкортстан һәм Татарстан авыллары буйлап «Студебекер» машинасында йөргән.

1951 елда әни производствода авыр баш сөяге-ми җәрәхәте ала (башына көпшәле бур бәрелә). Табиблар алты айдан артык яшь кызның сәламәтләнүе өчен көрәшәләр. Бер елдан соң ул туган авылы Байморзага кайта, Белялов Мөбарәк Гыйльметдин улы белән таныша һәм аңа кияүгә чыга.

1954 елда бәхетле гаиләдә беренче бала – уллары Карам туа, әмма бер яшькә җитмәс борын, ике яклы үпкә ялкынсынуыннан үлә. Әмма язмыш шәфкатьле: гаиләдә биш бала – өч ул һәм ике кыз туалар. 40 елга якын ир белән хатын мәхәббәт һәм татулыкта яшиләр, рәсми рәвештә никахларын рәсмиләштермичә балаларын үстерәләр. Ире Мөбарәк колхозда төрле җитәкче урыннарда эшли: бригадир ярдәмчесе, бригадир-яшелчәче, комплекслы бригада бригадиры, шулай ук авыл клубы мөдире, авыл советы секретаре. Хөкүмәт һәм башка бүләкләре җитәрлек аның.

Майшәкәр Шәрифулла кызы бернинди эштән дә курыкмый: төрле эшләрдә эшли, сыер савучы була, язгы һәм көзге кыр эшләре вакытында колхоз механизаторларына төшке аш әзерли (һәрвакыт аның пешерүен сорыйлар). Колхоз җитәкчеләре үтенече буенча ул ел саен төрле район чаралары өчен матур, тәмле калачлар пешерә. Күп медальләр белән бүләкләнгән, тыл хезмәтчәне статусына ия.

Әни күптән лаеклы ялда, соңгы 14 елда кече кызы Ризидә Мөбәрәк кызы Хамматова белән бергә яши. Без барыбыз да – балалары, оныклары һәм оныкчыклары – әниебез һәм әбиебез, аның ачыклыгы һәм тормыш сөючәнлеге белән горурланабыз. Аның белән без бәхетле.

Фото гаилә архивыннан .

 Любовь Иванова әзерләде.

 

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас