Барлык яңалыклар
Общие статьи
20 гыйнвар , 13:00

Вәзгыятьне эчтән күрә ул

БР Бәләбәй районы МР Советы депутаты Евгений Геннадьевич Захаров 2025 елның маенда үз теләге белән СВОга  китә. Яңа ел алдыннан ул Бәләбәйдә кыска вакытлы ялда булды һәм газета сорауларына җавап бирде.

Вәзгыятьне эчтән күрә ул
Вәзгыятьне эчтән күрә ул

Евгений Захаров Бәләбәйдә туып үскән, 8 нче мәктәпне тәмамлаган, бераз соңрак – Уфа дәүләт икътисад һәм сервис академиясен (хәзерге вакытта икътисад һәм сервис университеты) тәмамлаган.

Егет үзен бизнеста сынап караган, цифрлы һәм көнкүреш техникасын ремонтлау буенча ике сервис предприятиесе ачкан – «Мегатехсервис» җәмгыяте һәм «Оффер җәмгыяте. Күптән түгел генә ул аларның генераль директоры булып торган. Хәзерге вакытта барлык эшләрне дә урынбасары алып бара, ә Евгений Захаров кече сержант дәрәҗәсендә ДНР территориясендә 114 аерым мотоукчылар бригадасының 88 нче аерым укчылар полкы штабының эш башкаручысы вазыйфасында хезмәт итә.

- Мин үз теләгем белән 2025 елның маенда контракт төзедем. 114 нче аерым мотоукчылар бригадасының 88 нче аерым укчы полкына эләктем. 88 нче аерым укчы полкның командиры – якташыбыз, подполковник Андрей Юрьевич Белов. Аның сизгер җитәкчелеге астында полк сугышчанга әйләнде  һәм Покровск юнәлешендәге торак пунктлар территорияләрен – Золотой Колодезь, Роза Люксембург һәм башкаларны биләп, сугыш кырында яхшы нәтиҗәләргә ирешә.

Команда пунктының эш группасы өч ячейкадан тора: полк командиры җитәкчелегендәге сугышчан идарә үзәге; штаб начальнигы, штаб начальнигы урынбасары һәм эш башкаручылар, шул исәптән мин дә кергән агымдагы хәлне контрольдә тоту бүлеге; артиллерия, БПЛА, РЭБ кебек төрле гаскәрләрнең идарә пунктлары һәм башкалар.

Минемчә, штаб эш башкаруның юридик нечкәлекләрен белгән тәҗрибәле электрончыга мохтаҗ иде, шуңа күрә сайлау миңа төште.

Штаб эш башкаручысы булып эшләгәндә, мин сугыш кырындагы бөтен вәзгыятьне эчтән күрәм, бөтен документлар эш башкаручылар аша уза. Көн саен полк командиры өчен полк эшчәнлегенең барлык юнәлешләре буенча отчетлар җыябыз, шулай ук отчетлар югарырак структураларга – бригадага, армиягә һәм округка җыела. Мин эш башкаруның күп кенә процессларын автоматлаштыра алдым. Хәрби хезмәткәрләрнең язмышында күп нәрсә безнең эшнең төгәллегенә, килешеп эшләвенә бәйле – бу сугыш хәрәкәтләрен теркәү дә, бүләкләү дә, хәрби званиеләр бирү дә, сугыш кырында һәлак булганнарны тиз эзләү дә һ. б. Фронтта һәр вак-төяк һәм язма мөһим…

Безнең Бәләбәй якташларыбыз шулай ук аерым укчы полк эшчәнлегендә, полк батальоннарында катнашалар, төрле вазифалар башкаралар, шул исәптән алгы сызыкта хәрби бурычлар үтиләр, ДХР, ЛХР, Запорожье һәм Херсон өлкәләре территориясендәге башка бүлекчәләрдә булалар.

Безнең хәрби подразделениедәге якташларыбыз бәләбәйлеләрнең барысына да тизрәк тыныч күк йөзен телиләр! Район халкына гуманитар ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәләр. Белегез, җиңү бездә булачак! –  дип уртаклашты Евгений Геннадьевич.

Тыныч вакытта Е.Г. Захаров бизнес белән генә шөгыльләнеп калмаган, Бәләбәй районының иҗтимагый тормышында да актив катнашкан. 2016 елдан башлап, ул ЛДПРдан МР Советы депутаты булып сайланды (өч чакырылыш). Евгений Геннадьевич – башкорт гимназия-интернатында белем алучы һәм әтисләрен җиңү белән кайтуын көтүче кыз һәм улы атасы.

СВОга китү карарына  кече сержант Захаров үкенми, башкача эшли алмадым дип саный. Ул барлык документлар һәм хисаплар дөрес һәм грамоталы булсын өчен мөмкин булганның барысын да эшли, чөнки штаб хезмәткәрләренең гомуми эшкә керткән өлеше еллар узгач кына бәяләнә. Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарыбызның язмышы турында без әле дә хәрби эш башкаручылар тарафыннан булдырылган архив документларыннан беләбез.

Фото Е. Захаровның шәхси архивыннан

Автор: Любовь Иванова

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас