Общие статьи
15 Февраля , 07:00

Исемнәре яши йөрәкләрдә

Календарьга күз төшерсәң,  февральнең  икенче яртысы  бәйрәмнәргә,  истәлекле вакыйгаларга, күренекле шәхесләрнең туган көннәренә  бай  булуына игътибар итәсең.  Әйтик, 21 февраль Халыкара Туган тел көне булса, 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне. Ә менә 15 февраль  бигрәк тә  истәлекле – бу көнне исемнәрен йөрәкләргә язып калдырган дүрт милләттәшебез туган. Әйтәсе сүзем дүрт ир солтаны,  дүрт төрле язмыш турында барса да, алар өчен бер нәрсә уртак: алар - бөек татар халкы уллары, алар төрле тарафларда, төрле шартларда һәм елларда туган телебезне, туган моңыбызны күз карасыдай саклаучылар, бу кыйммәтләр өчен, халкы өчен җаннарын фида кылаучылар. Кемнәр соң алар?

Исемнәре яши йөрәкләрдәИсемнәре яши йөрәкләрдә
Исемнәре яши йөрәкләрдә

Муса Җәлил(1906-1944)

 Беренчесе – Советлар Союзы Герое,  ил азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче, үлемен батырларарча каршы алган, әсирлектә дә ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь  Муса Җәлил. Аны тууына 15 февральдә 120 ел тула!

Татар дөньясында, хәер,  бөтен дөньяда, Муса Җәлил исемен белмәгән кеше юк! Быел бу датаны бөтен тарафларда зурлап билгелиләр: Җәлил һәм җәлилчеләрне искә алып, хәтер кичәләре, чаралар үткәрәләр, төрле телләрдә шигырьләрен ятлыйлар, укыйлар һ.б. Ирексездән, мәктәптә укыган еллар искә төшә. Бер генә бәйрәмдә, бер генә чарада да Муса Җәлилнең үлмәс  шигырләре яттан сөйләнмичә калмый иде. Аның "Вәхшәт", "Бүреләр", "Хәдичә" һ.б. шигырьләрен ничә буын укучылар сәхнәдә сөйләде икән!

Аз гына тормыш юлын барласак,  сугышка киткәнче үк билгеле шагыйрь булып танылган  егет Бөек Ватан сугышы башлану белән, үзен фронтка җибәрүләрен сорый. Аның үтенече канәгатьләндерелә. Ләкин 1942 елның җәендә Волхов фронтында, дошман чолганышында калып, авыр яралаган хәлдә, фашистлар кулына әсирлеккә эләгә. Әнә шулай аның лагерь тормышы башлана. Шагыйрь әсирлектә дә көрәшне туктатмый. Яшерен оешмага керә, аның җитәкчеләреннән берсе була, бик күп әсирләр белән лагерьдан качу һәм партизаннарга барып кушылу ниятен тормышка ашырырга уйлый. Бер хыянәтче аларның серләрен фашистларга хәбәр итә. Шуннан соң Җәлилне һәм аның иптәшләрен Берлиндагы Моабит төрмәсенә ябалар. Шагыйрь анда да туган иленә тугрылыклы булып кала. Искиткеч рухи ныклык күрсәтә. Үлем җәзасы көтеп торганда да, туган илгә, халыкка тирән мәхәббәт белән сугарылган, фашистларга көчле нәфрәтен белдергән шигырьләр язып, аларны үзе ясаган кечкенә дәфтәрләргә теркәп бара. Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре бөтен дөньяга билгеле. Татарстанга аның ике дәфтәре кайтты. Аларны бөтен дөньяда «Моабит дәфтәрләре» дигән исем белән беләләр.

1944 елның 25 августында фашистлар М. Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен җәзалыйлар. Җәлилчеләр соңгы сәгатьләрендә дөнья белән кулларына мөселманнарның изге китабы – Коръән тотып хушлашалар.

Шагыйрьне үтерсәләр дә, фашистлар аның ялкынлы җырларын, көчле рухын юк итә алмадылар. Муса Җәлил илгә җыр булып кайтты.

                            Җырлап үттем данлы көрәш кырын,

                              Җырлап килдем тормыш языма.

                              Соңгы җырым палач балтасына

                              Башны тоткан килеш языла.

Җәлил исемен илебез халкы горурлык белән искә ала. Һәр буын аны йөрәгендә саклый. Аның көрәше һәм эшчәнлеге – күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге. Бу көннәрдә  бөтен илдә, китапханә-мәктәпләрдә шагыйрьне искә алып, бик күп чаралар уздырыла.

Илһам Шакиров(1935-2019)

15 февраль –  татар халкының тагын бер күренекле улы – гасырга бер туа торган бөек җырчыбыз Илһам Шакировның туган көне. Баритон тавышлы җырчы 1935 елның 15 февралендә Татарстанның Яңа Бүләк авылында алты балалы гаиләдә төпчек бала булып туган. 1937 елда әтисе Гыйльметдинне кулга алалар һәм 8 ел төрмәгә хөкем итәләр («Совет хакимиятенә яла ягу, ачлык турында хәбәрләр тарату, троцкийчыл пропаганда алып бару»). Ул 1940 елда тоткынлыкта үлә.

"Мин үземне дөньяда иң бәхетсез кеше дип саныйм. Без кечкенәдән үк, үзебезне-үзебез белә башлаганнан бирле, кагылып-сугылып, этелеп-төртелеп үскән кешеләр. Мин иң соңгы бала булып туганмын, төпчек. Ике яшьтә чакта, әткәйне алып китәләр. Мин аны белми калам. Менә шуннан безнең бәхетсезлегебез башлана инде. Шуннан безгә бер мөһер сугылып калды. Ул бик озак елларга барды. Ул мөһер күптән түгел генә, шул перестройка елларында гына төшеп калды " –дип яза җырчы.

Михнәтләр күрүгә карамастан, Илһам ага җырчылык юнәлеше буенча 1960 елда Казан консерваториясен тәмамлый. Сәләтле җырчы, тембр (баритон) тавышка ия, халык җырларын, композиторлар әсәрләрен, классиканы бердәй оста башкаручы.

Соңгы елларында, Илһам Шакиров хәлен кайгыртып, аны Хаҗиевлар гаиләсе карый. 2019 елның 16 гыйнварында Казанда вафат була.

Зур исемнәргә, мактауларга ия булуын саный башласак, озынга китәр иде.  Искиткеч тирән моңга ия Илһам ага чын халык җырчысы булды һәм үзе булып җырларында яши. Без аның җырларын тыңлап үстек, без –  халык моңнары белән тәрбияләнгән бәхетле буын.

 Илһам Шакировка ничә яшь соң?
Нинди уйлар аның башында?
Халык яшәгәндә яшәр моңы -
Илһамыбыз халык яшендә... (Илдар Юзеев).

Илгизәр Гыйззәтуллин(1935-2023).

Камил Фазлый(1949-2025)

 

Без, бәләйбәйлеләр өчен, 15 февраль тагын ике туган көн, ике кадерле исем белән истәлекле. Берсе гомере буе туган тел сагында торган, 50 елдан артык педагогия училищесында татар  теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләп, йөзләрчә булачак укытучыларга белем һәм милли  тәрбия  биргән, 6 китап итеп  туган телебез энҗеләрен – канатлы сүзләр –  туплап калдырган Илгизәр Солтан улы Гыйззәтуллин булса, икенчесе –  республикада киң билгеле, үз шагыйребез һәм хәбәрчебез, сатира һәм юмор остасы, чәчмә әсәрләр жанры булсынмы, шигырьләрме, бердәй оста язучы каләм иясе, күп китаплар авторы Камил Фазлый.

... Гомер аккан судай, аны һич туктатып булмый. Бер мәлдә ул  көтмәгәндә кырт өзелә дә, якын кешеләребез күңел дөньясында гына яши башлый. "Бәләбәй хәбәрләре" гәзите белән гел бәйләнештә, чын, ихлас иҗат кешеләре булганга, телефоннан түгел, гел  күрешеп, аралашып торганга, аларны югалту да чиксез авыр. Илгизәр Гыйззәтуллин  2023 елда арабыздан китеп барса, Камил Фазлыйны югалту кайгысы әле йөрәктә сызлап тора, 2025 елның ямьле июнендә бакыйлыкка күчте ул.

 Хатирәләр, якты хатирәләр... Туган тел язмышы өчен борчылып яшәгән Илгизәр абый пакеты тулы кәгазь -китаплары белән редакция бүлмәсенә килеп керер, басма турында фикерен әйтер, мәкалә китерер, укырга нинди дә булса чыганак тәкъдим итәр, берәр җылы сүз әйтер иде. Сөйләм теле шулкадәр мөкаммәл, төгәл, ялгышып та рус сүзе кыстырмас. Абый педагогия училищесында безнең төркемне дә укытты, ул вакытта яшь иде әле ул, зәңгәр күзле, дулкынланып торган аксыл-коңгырт чәчле, чибәр ир-егет иде. Олыгая төшкәч, күрер  күзгә тыйнак, басынкы, юк-бар сүз сөйләмәс булды. Әмма җыелышларда сүз алса, тирән фикер иясенә әйләнә дә куя. Намуслы хезмәте, иҗаты, милли хәрәкәтнең уртасында булуы белән хөрмәтле, зур кеше булды ул һәм хәтердә шулай       саклана..

Камил Фазлый исә шаян хикәяләре, мәзәкләре, төртмә телле шигырьләре белән  безләрне елмайтты-көлдерде генә  гына түгел, тәрбияләде дә –  бар иҗаты белән кеше күңелен кара таплардан,  тормыш аланын җитешсезлекләрдән арындырырга омтылды. Ул бит тумышы белән дә, һөнәре белән дә иң зур кеше – авыл укытучысы иде. Бүген күңелгә дә, гәзиткә дә рухи көч өстәргә  эш бүлмәсенә гел елмаеп, авызын ерып килеп кергән, яңа язып бетергән шигырен китергән иҗатташым Камил Фазлый да,  тел белгече, зирәк акыллы укытучым Илгизәр Солтан улы да җитми шул, җитми.

Әмма ике милләттәшебез дә безгә, киләчәк буыннарга рухи-иҗади хәзинә калдырды. Менә шунсы сөендерә.

Зәйфә Салихова.

 

 

Исемнәре яши йөрәкләрдә
Исемнәре яши йөрәкләрдә
Исемнәре яши йөрәкләрдә
Исемнәре яши йөрәкләрдә
Автор:Алексей Петров  
Читайте нас