Барлык яңалыклар
Общие статьи
28 февраль , 13:00

“Намус кодексы кушканча”

1 нче гимназиядә уку йортында тәрбияләнүче, махсус хәрби операция Герое Артур Сираев истәлегенә багышланган Батырлык сәгате узды.

“Намус кодексы кушканча”
“Намус кодексы кушканча”

Гимназистлар белән очрашуга Артурның туганнары, якыннары, хезмәттәшләре, остазлары килде. Аларның истәлекләрендә ике тапкыр Батырлык ордены кавалеры, спецназ офицеры, гвардия капитан-лейтенанты Артур Сираев образы җанланды.

Геройның әти-әнисе, Илдар Заһит улы һәм Роза Таминдар кызы, сеңлесе Лилия һәм аның гаиләсе  Артур тормышыннан вакыйгалар белән уртаклаштылар.

Артур Сираев 1994 елның 30 июлендә Бәләбәй шәһәрендә туа. 2001 елда 1 нче гимназия бусагасын атлап керә, шунда белем алуга юл тота.

Беренче укытучысы Дилә Габделхәй кызы Бабина укучысының мәктәп елларын җылылык белән искә ала:

"Ул җитди, тырыш малай иде, белемгә омтылды. Артурның дуслары күп иде. Физкультура дәресләрендә, барлык малайлар кебек үк, футбол уйнарга яратты. и Предметлардан аңа математика ошый иде. Урта мәктәпкә бик яхшы билгеләр белән күчте.

Бервакыт җәйге каникул вакытында Артурны әнисе белән очраттым, без сөйләшеп киттек. Шул вакытта ук ул хәрби булырга теләве турында әйтте. Кадет мәктәбенә укырга керергә киңәш иттем, озакламый Артурның минем киңәшкә колак салганын белдем".

7 нче сыйныфны тәмамлагач, гимназист Уфада  ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемендәге кадет корпусында белем алуын дәвам итә. Аның хәрби карьерасына юлы Жуков орденлы Новосибирск югары хәрби команда училищесында дәвам итә, анда ул 2012 елдан 2017 елга кадәр «Войсковая разведка» факультеты курсанты була һәм укуын алтын медаль белән тәмамлый.

Якыннары һәм дуслары Артурны тыйнак һәм шат күңелле егет  итеп тасвирлады. Аны яхшы күңелле, намуслы, кыю һәм яшьләрчә шаян булганы өчен яраталар. Ачык һәм күңелгә ятышлы, ул һәрвакыт тыңларга, аңларга һәм авыр минутларда ярдәмгә килергә әзер була.

Муса Гәрәев исемендәге кадет корпусы дәүләт учреждениесе директоры,  подполковник Фәнил Солтангулов үзенең чыгышында Артурның көчле ихтыярлы, намуслы булуын, гаделлеккә омтылуын билгеләп үтте.

2017 елда Артур Илдар улы РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзи. 2022 елның 24 февраленнән Донецк һәм Луганск халык Республикаларында СВО кысаларында хәрби бурычларны үти.

Хезмәт вакытында Бәләбәй егете үзен офицерларга хас булганча лаеклы итеп күрсәтә. Ул хезмәттәшләре арасында абруй һәм хөрмәт казана, шулай ук командованиенең ышанычын яулый. Хезмәт сөючәнлек, намуслылык һәм җиренә җиткереп үтәү кебек сыйфатларга ия егет хезмәт вазыйфаларын башкарганда күп тапкырлар кыю һәм тәвәккәл гамәлләр күрсәтә.

Артур Сираев хәрби казанышлары өчен күпсанлы бүләкләр белән бүләкләнгән, шул исәптән 1 һәм 2 дәрәҗә кылычлы «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медальләре, «Батырлык өчен», Суворов, 2 дәрәҗә «Батырлык өчен», 3 дәрәҗә «Хәрби хезмәттә батырлык өчен», «Хәрби югары уку йортын яхшы тәмамлаган өчен» медальләре, шулай ук «Сириядәге хәрби операциядә катнашучы» һәм «Махсус хәрби операциядә катнашучы»медальләре.

Егет җиңел булмаган заман һәм үзе турында китап язарга ниятләгән, ләкин кереш сүз генә язарга өлгергән:

“Рус түгел мин, ләкин русияле " – дип язган халык шагыйре Мостай Кәрим. Этногенез күзлегеннән караганда, мин – татар. Минем барлык бабаларым күп буыннарда – башта Русия империясендә, аннары Советлар Союзында, соңрак Русия Федерациясендә башкорт җирләрендә яшәгән татарлар. Туганда миңа татарча исем биргәннәр. Әтиемнең исеме һәм фамилим дә татарча, татар әтиемнән.  Миндә бер тамчы да рус каны юк. Шулай да мин рус. Русия – минем Ватаным. Монда минем тамырларым, минем йортым, минем гаиләм. Мин Русиягә хезмәт итәм. Һәм, Русия офицерының Намус кодексы кушканча, уйлап та тормыйча җанымны –  Аллага, ә тормышымны Ватанга бирәм. Намусымны – беркемгә дә".

2025 елның 4 октябрендә хәрби  бурычын үтәгәндә Артур Сираев батырларча һәлак булды.

РФ Президентының 2025 елның 29 октябрендәге Указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Артур Илдар улы Сираев үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде.

Батырлык сәгатендә горурлык һәм әрнү  белән тулы башка исемнәр һәм вакыйгалар яңгырады.СВО барышында Ватанны саклауга баскан гимназияне тәмамлаучылар турында офицер Дмитрий козулинның әнисе Наталья Владимировна Козулина, кадр офицеры Александр Кухаревның әтисе Николай Михайлович Кухарев сөйләделәр.

 Елдан-ел 1 нче гимназияне тәмамлаучылар үз гомерләрен илне саклауга, Ватанга хезмәт итүгә багышларга дигән җаваплы карар кабул итәләр. Алар үзләреннән алда килгәннәрнең традицияләрен дәвам итеп, илнең абруйлы хәрби уку йортларына укырга керә.

Батырлык сәгате хәрби хезмәткәрләр түли торган Тынычлык һәм Ирекнең югары бәясе турында янә искә төшерү булды.

Артур Сираев намус, батырлык һәм  фидакарьлекнең иң югары үрнәге булып тора. Аның истәлеге гимназиядә мәңгегә сакланачак.

Зәримә Ханнанова, 1 нче гимназия директоры

1 нче гимназия фотосы

 

 

 

“Намус кодексы кушканча”
“Намус кодексы кушканча”
“Намус кодексы кушканча”
“Намус кодексы кушканча”
“Намус кодексы кушканча”
“Намус кодексы кушканча”
“Намус кодексы кушканча”
“Намус кодексы кушканча”
“Намус кодексы кушканча”
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас