Барлык яңалыклар
Общие статьи
11 март , 15:00

Универсал җитәкче иде

 Айрат Кәшәфетдин улы Фазлетдиновның 30 еллап гомере мәгарифкә,  10 елы хуҗалыкка  рәислек итүгә багышланган                                                                               

Универсал  җитәкче иде
Универсал җитәкче иде

Уйлар диңгезендә йөзәсең дә, хәтер дулкыны еракларда калган  сихри мизгелләрне кузгатып куя. Ирексездән  “Кызыл таң”  ның махсус хәбәрчесе булып эшләгән чорга әйләнеп кайтасың. Моннан 28 ел элек, кышын “Бәлә           бәй хәбәрләре” гәзите редакциясе хезмәткәрләре белән берлектә Мәтәүбаш авылына барырга туры килгән иде. Дан орденнарының тулы кавалеры Әһли улла Вәлишинның,шулай ук танылган  хуҗалык җитәкчеләренең,укытучы ларының,иҗат әһелләренең,оста  пима басучыларның,тегүчеләрнең туган төяге ул. Һәм гәзиттә ”Ничек үтә кичләрең, авыл?”дигән уңган-булганнар хакында фоторәсемнәр белән баетылган күләмле репортаж басылды. Еллар тузаны күптән басылса да,күңел янә шушы якларга тартылды. ” Уй җиткәнгә буй җиткән”,-дисәк тә,төбәктә хәйран билгеле шәхес –Айрат Фазлетдинов күз уңыннан ычкынган. Гадәттә,тыйнаклар шәүлә астында кала шул. Ярый,соң булса да,уң булсын дип,кыш белән яз очрашканда сәфәргә чыктым.                                                                                                                              ...Баксаң,Айрат ага  минем туган Бишбүләк районының данлыклы Мәнәвез –Мәскәү авылындагы җидееллык мәктәптә укытучы булып хезмәт юлын баш лаган икән. 1956 елда исә, аның  күңеле барыбер кендек каны тамган җиргә-- Мәтәүбашка тартыла. Чөнки туган якның назлы җиле дә,хәтта әче әреме дә сиңа шифа бирә сыман.Чияле тавын,Бүре кулын,сабантуйлар гөрләгән Сал кын чишмә буйларын сагынмыйча,чит-ят җирләрдә ничек түзепләр ятсын инде?! Шуңа да, Айрат кайчандыр үзе белем кыяларына үрмәләгән мәктәбе нә кайтып,тарих укытучысы булып эшкә  урнаша. Беренче көннәрдән үк балаларга күңел җылысын биреп,ул аларда үзенә карата олы ихтитирам уята. Тарих укытучысы буларак,чагыштырмача яшь белгеч туган якның  үткәне белән бәйләп,төрле мисалларга мөрәҗәгать итә. Шуңа да,дәресләрендә  авылдан чыккан мәртәбәле сугыш  һәм хезмәт ветераннарын искә алып,укучыларның күңеленә сеңдерә.Аларда рухи көч,патриотик хис тәрбия ләргә омтыла. Ни дисәң дә,Мәтәүбаш авыл Советы җирлегеннән фронтка 375 кеше китә,ни аяныч,шуларның 158 е генә туган якларына әйләнеп кайта...                                                                                                                 Укытучы өчен һәр дәрес үзе бер имтихандыр ул. Билгеле,һәр дәрескә әзерлә  неп,аның планын төзеп керергә,укучының игътибарын җәлеп итү өчен күргәз  мә әсбаплар,җанлы мисаллар да куллана белергә кирәк. Төрле уңай чагышты  руларны укучының күңел түренә шытымлы орлык кебек сала алу да мөһим. Арадагы начаррак өлгәшүчеләргә исә янә бер аерым психологик якынлык ки  рәк. Алар белән өстәмә дәресләр үткәрү—шулай ук мөгаллимнән сабырлык сорый. Максат— бер укучының да сыйныфтан күчми калуына юл куймау. Кыскасы,нинди генә хәлдә дә балалар белән яхшы мөгамәләдә булу кирәк.   Шулай,җиң сызганып эшләп йөргәндә, авыл халкы район җитәкчелеге белән берлектә югары белемле укытучыны,оештыру сәләтенә ия булган Айрат ага Фазлетдиновны 1962 елда “Авангард” колхозы рәисе итеп сайлап куялар. Исеме дә ничек яңгырый бит әле! 9 ел гади генә педагог булып эшләгән кешегә хуҗалык йөген тарту өчен авылдашларның психологиясен шактый өйрәнергә,  төннәр буе һәммәсен күңелнең иң нечкә иләгеннән үткәрергә туры килгәндер,мөгаен. Кемгә ничек якын килергә,кем нәрсәгә хирыс? Алтын урталыкны да сакларга кирәк, шул ук вакытта дилбегәне дә җибәрергә ярамый.  Авылларның бик мөшкел чагы:юллар җимерек,кешеләр салам түбәле  йортларда  яши. Эчәр суы да,электр энергиясе дә юк. Басулардагы игеннәрнең дә гектар куәте чамалы. Бу дәлилләрне Мәтәүбашта гомер итүче,күптәнге танышым, сине ихлас капка яныннан каршы алучы,хезмәт ветераны Мәгъдән абый Галимуллин җиткерде. Йокысыз төннәр,баш миен әледән-әле бораулаган уй-максатлар яңа рәискә тынгылык бирми. Шулай,   Айрат Кәшәфетдин улы авылны электрлаштыру мәсьәләсе буенча 1967 елда  Уфада бер түрәнең кабинетына керә. Үзенең гозерен бәйнә-бәйнә сөйләп бирә. Түрә кешенең күзләре рәиснең затлы бүрегенә бик кызыга,хәтта уратып әйтеп куя. Изге максат белән килгән Айрат ага матур бүреге белән хушлашырга риза була,әмма зур проблема хәл ителә. “Баш исән булсын,иң мөһиме—йортларда Ильич уты янсын”,--дигәндер.                                                                                                                                   Әйе,электр энергиясе ярдәмендә шактый мәсьәләләрне хәл итеп булган.То ра-бара юллар ,машина-трактор паркы,фермалар төзелә,йортларга су керә.   Әңгәмә барышында 9 айлык чагында ук ятимлек җиленә дучар булган 81 яшь лек Мәгъдән ага колхоз рәисенең искиткеч күркәм сыйфатын телгә алды. Бак саң,ул армиядә хезмәт иткәндә, аның салам түбәле туган йортын шифр белән яптырткан. Моны ничек онытасың?! Ә бит ул теләсә кем белән уртак тел тап   кан. Җитәкче дә,шул ук вакытта ниндидер дәрәҗәдә психолог та булган ул. Дистә ел колхоз рәисе вазыйфасында эшләгәндә хуҗалык рентабльлеләр рәтенә баса,кырчылыкта да,терлекчелектә дә шактый алга китеш сизелә. Биредә Айрат Кәшәфетдин улының Бәләбәй район партия комитетының әгъ засы,күп еллар район,авыл Советы депутаты булуының да уңай йогынтысы тигәндер. Колхозчыларның орден-медальләргә , төрле исем –дәрәҗәләргә ия булуы, Айрат Фазлетдиновның күкрәген Хезмәт Кызыл Байрагы ордены бизәве дә хуҗалыкның алдынгы сафта барганы хакында сөйлидер,әлбәттә.                                                                                                                                                                    Шау-шулы мәктәп атмосферасынан азат булмаган Айрат Кәшәфетдин улы күңеле белән беркайчан да аңардан аерылмады. Мөмкин кадәр ярдәм кулы сузды, шул коллективка тартылды.                                                                                                         1972 елда ул янә шул мәктәп сукмакларыннан атлады. Үзе генә түгел, ә пар                                                                                                                                                                  лашып, тормыш иптәше ,Мәтәүбаш мәктәбендә беренче булып “БАССРның атказанган укытучысы” дигән мактаулы  исемгә ия булган Римма Хәлил кызы белән бергәләп. Ундүрт  ел дәвамында гади укытучы булып эшли. Айрат ага  ның укучыларга әтиләрчә ягымлы карашы белән шук малайларны да үзенә карата белүе,остаз,җитәкче вазыйфасында эшләгән кеше буларак,яңа мәктәп бинасын төзегәндә яшь директорга,шулай ук хуҗалык эшләре буенча дирек  тор урынбасары Раил Әхмәтовка төпле киңәшләрен бирүе дә зур роль уйна  гандыр. Таләпчән җитәкчеме, гадел педагог-оештыручымы, Айрат Фазлетди  нов күпләрнең күңеленә гади,ихлас шәхес булып кереп калган. Бу хакта миңа 30 елдан артык таныш,һәрчак мөләем,кунакчыл, педагогик хезмәт ветераны, җырчы,заманында музыкаль гаилә оештырган Наилә Мөгаллим кызы Гали муллина болайрак  искә алды:”Айрат Кәшәфетдинович нинди генә вазифада эшләмәсен,теләсә кем белән уртак тел,күңелгә ачкыч таба,йөрәккә сеңде реп сөйли белде. Аңарда психолог,ораторлык сәләте дә көчле иде. Аның гадилеген,пунктуаль ,искиткеч ярдәмчел булуын сөйләп тә торасы юк”. Әлеге җылы сүзләрне бераз сырхаулап торган нечкә,изге күңелле,мәктәпнең элекке директоры Габидә Хәмдетдин кызы Яркәева да ихлас хуплады ...                                                           Аннан соң барыр сукмагыбызны урындагы ике катлы мәктәп бинасына юнәлт  тек. Олы горурлык хисе белән әйтәбез:биредә данлыклы мөгаллим,җитәкче Айрат Кәшәфетдин улы Фазлетдиновның якты эзләре калган. Бинаның стенасында кайчандыр шушы мәктәпне тәмамлаган Әфганстан,Чечня сугышларыда башларын салган яугирләр хөрмәтенә куелган истәлек такталары каршы ала. Билгеле, биредән тыныч кына үтеп булмый, бер мизгелгә тын кысылгандай,йөрәк тибеше үзгәргәндәй була. Шул чак авылның  мәчетеннән азан яңгыравы күңелне бераз тынычландырып куйды.                                                                                                                                Безне мәктәпнең фойесында ук вакытлыча директор вазифасын башкаручы, Мәгариф өлкәсендәге Русия Федерациясенең атказанган хезмәткәре Рауша ния Вәзир кызы Гайсина якты йөз белән каршы алды. Үз  мәшәкакатьләренә карамыйча,безне гомум белем бирү мәктәбенең кыскача гына тарихы белән таныштырды. 1985 елда төзелгән ике катлы бинада бүген нибары 49 укучы укый,12 укытучы эшли. Биредәге шартлар ярыйсы гына. Бигрәк тә аның музее күркәм. Республикага танылган шәхес—Айрат Фазлетдиновның тормыш һәм хезмәт юлына багышланган “Жизнь,прожитая не зря” дигән мондагы күләмле,бай  эчтәлекле стенд иң тәүдә күзгә ташланды.Бала ларның үткәннәр белән кызыксынуы,әлбәттә,күңелдә җылы тәэсир калдыр  ды. Бер уйласаң,Айрат Кәшәфетдин улының тормышы,педагогик эшчәнлеге нигездә шушы мәктәп белән бәйле. Ул-- данлыклы,укытучы Фазлетдиновлар династиясен дәвам иттерүчеләрнең бер вәкиле. Карт әтисе  Фазлетдин –хәз    рәт революциягә кадәр авылда үз акчасына мәдрәсә ачкан,анда балалларны укыткан. Ә менә  Кәшәфетдин Фазлетдин улы исә, Мәтәүбаштагы совет мәктә бенә нигез салучы,беренче укытучы ,хәтта Ленин орденына лаек була. Ул заманында Уфада “Хакимия”(духовный )дини училищены тәмамлый.   37 ел мәктәптә укытучы,мөдир булып эшли.Тормыш иптәше Шәмсиямал Басыйр кызы да мәктәптә укучыларга 19 ел белем бирә.Хәтта аларга 1921-1922 елларда балаларны үзләренең йортында да укытырга туры килә. Шул ук вакытта 7 кыз бала тәрбияләгән ике укытучы бердәнбер ир балага--Айратка (БДУны тәмамлый) һәм оныкларга укытучы һөнәрен сайлауга мәхәббәт тәр биялиләр. Әйткәндәй,Айрат ага белән тормыш иптәше Римма ханым да шак   тый еллар Мәтәүбаш мәктәбендә эшлиләр,концерт-спектакльләрдә актив катнашалар.  Директор буларак,Айрат Кәшәфетдин улы мәктәп янында 6 гек тар  мәйданда җиләк,яшелчә бакчасы,музей булдыруга,актлар залын,уку ка бинетларын,ашханәне бизәкләү һәм башка эшләрне күңелен биреп оештыра.  Мәгарифкә генә бирелгән утыз елдан артык гомерне ,шулай ук династиягә әверелгән 29 педагогның   хезмәт стажын бергә кушсаң ,ул 757 елга тиң икән(!) Әйтүе генә җиңел. Данлыклы укытучылар Римма һәм Айрат Фаздетди новларның шулай ук дәвамчылары да бар. Кече уллары Эльдар педагогия институтын тәмамлап,мәгариф өлкәсендә җитәкче вазифаларда,  хәтта Эфиопия,Индия,Вьетнам илчелекләрендәге мәктәпләрдә фран цуз,инглиз телләрен укытты. Әлеге көндә тормыш иптәше Ләлә белән Кытай  да яшиләр. Кызлары Галия авиация институтын тәмамлады.  Югары белемле өлкән улла ры  Иршат исә Бәләбәйдә типография директоры булып эшли. Әл   бәттә,ул әтисе белән бик горурлана. Ул да, җитәкче буларак,Айрат Кәшәфетдин улы кебек төгәллекне,үз сүзендә торуны хуп күрә. Тыйнаклыгы,гадилеге  дә йөзе нә чыккан. Ә бит урындагы җитәкчелек  яисә авыл халкы белән бергәләп киңәшләшеп, элекке данлыклы колхоз рәисенә,  мәктәп директорына аның  исемен мәңгеләштерү йөзеннән һич югында истәлек тактасы куйдыртылса да,үзе бер кадер-хөрмәт булыр иде. Югыйсә,бу җитәкче заманында үзен ая мыйча,халкым,авылдашларым дип нинди генә һава шартларында ерак юл ларга чыкмаган, җитәкчеләр алдында баш иеп, нинди сурәткә генә кермәгән дә,кемнәргә генә ярдәм кулы сузмаган?! Әнә шуларны кайчакта онытабыз шул. Ярый әле халык күңелендә “Айрат юлы” дигән олы  мәгънәле сүз яши.  Шулай ук күренекле  хезмәт ветераны Айрат Кәшәфетдин улы Фазлетдинов ның тууына 90 ел уңаеннан  мәктәптә хәтер кичәсе үткәрелгән. Биредә Кытай да яшәгән улы Элдар белән килененең видеомөрәҗәгатькә кушылуы да үзе матур истәлек. Ә хәтер ул – мәңгелек!

               Әнвәр Сөләйманов, журналистика ветераны.

               Бәләбәй районы.

   Рәсемнәрдә: Айрат Фазлетдинов; мәктәп музеенда.                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                   

 

 

 

 

 

Универсал  җитәкче иде
Универсал җитәкче иде
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас