

Ни өчен дисәгез, аңардан яшьлек дәрте бөркелеп тора, ул тормышны, кешеләрне яратып яши. Шуңа да аның яшәү рәвеше күпләргә үрнәк. Балачактан өченче төркем инвалид булуына, шушы еллар дәверендә шактый кыенлыклар күрүенә, төрле эшләрдә намуслы эшләвенә карамастан, хаклы ялында да һаман яшьләр сокланырлык яшь, башкалар турында кайгыртучан, изге күңеллеханым булып кала. Ул 2003 елдан урындагы хатын-кызлар советы, 1996 елдан милли хәрәкәтнең актив әгъзасы буларак, үткәрелгән чараларда актив катнашып килә. Хезмәт ветераны, ике бала әнисе Роза апа, әти-әниләре вафат булу сәбәпле, өч туганын тәрбияләп үстергән. “Минем калам” идарәче компаниясенең генераль директоры Галина Хөснетдинова аның хакында, Роза Фәрит кызы аралашучан, изге күңелле, күршеләренә ихтирамлы мөнәсәттә, әдәпле һәм тыйнак, дип яза, аңа биргән характеристикасында.
Роза апаның бер күркәм сыйфатын аерым билгеләп үтәсе килә. Ул – бик юмарт кеше. Мәхрәмәтлек акцияләрендә актив катнашты һәм катнаша, реабилитация үзәгенә, аз тәэмин ителгән кешеләргә әйберләр бирә; туганнарына, кем мөрәҗәгать итә, шуларга матди ярдәм күрсәтергә тырыша. Хәер, шушы еллар агымы барышында ул кылган изге эш-гамәлләрне санап бетәрлек тә түгел.
Җыр-моң яратучы кеше буларак, Үзәк мәдәният йорты каршындагы “Акчарлак” татар җыры коллективы әгъзасы да әле ул. Сәхнә тотучыга тамашачы сөюенең нинди әһәмиятле икәнен белеп, ул, сәхнәгә менеп, һәрчак үзебезнекеләргә дә, концерт белән килгән һөнәри артистларга да, чәчәкләр бүләк итә.
Бүгенге, юмартлыкка урын тарайган, кеше хәленә керә белү төссезләнә барган заманда Роза апабызга хас бер-береңнең яхшы ягын күреп җылы сүз әйтү, елмаю, ярдәм кулыңны сузу – иң кадерле кыйммәтләр. Рәхмәт сезгә, Роза Фәрит кызы! Юбилеегыз котлы булсын!
Зәйфә Салихова.